Актаныш

Үз теләгебез белән җыештырмыйбыз?!

Ил күләмендә санитария-чистарту айлыгы бара. Үзе яши торган төбәкнең чисталыгы, төзеклеге, матурлыгына битараф калучылар юк, дип беләбез. Барыбыз да матурлык, чисталык яратабыз. Оешма, хуҗалык тирәләрен җыештырып, матур чәчәкләр утыртып бизибез, башкаларныкыннан ким булмасын, дип тырышабыз. Актаныш район үзәгендә һәм күп авылларда бу эш бик актив алып барыла, һәм нәтиҗәсе дә...

Ил күләмендә санитария-чистарту айлыгы бара. Үзе яши торган төбәкнең чисталыгы, төзеклеге, матурлыгына битараф калучылар юк, дип беләбез. Барыбыз да матурлык, чисталык яратабыз. Оешма, хуҗалык тирәләрен җыештырып, матур чәчәкләр утыртып бизибез, башкаларныкыннан ким булмасын, дип тырышабыз.
Актаныш район үзәгендә һәм күп авылларда бу эш бик актив алып барыла, һәм нәтиҗәсе дә күренә. Актанышның 57 нче бистәсе, яңа төзелеп ятучы бистә буларак, тагын да матуррак булыр. Чөнки монда бөтен йортлар яңа, коймалар матур итеп тотыла, күп кенә урамнарга асфальт түшәлде. Калганнарына да акрынлап асфальт җәелер, дип өметләнәбез (бигрәк тә Р.Ишморат урамы баткак). 57 нче кварталда яшәүчеләр район үзәгендә яшәүчеләрдән калышырга теләмиләр. Шуңа күрә ихата тирәләрен, урамнарны җыештырып, чәчәкләр утырталар, андыйлар күп.
Ләкин бу эшкә катнашмаучылар да бар. Андыйлар - 10-15 ел элек йорт төзим дип җир алып, 1-2 ЖБИ яки ком китереп, яки фундамент салып куючылар, яки салынып бетмәгән йортын килеп тә карамаучылар. Мондый ихаталар 10-15 елга бер мәртәбә дә җыештырылмаган, чалгы, тырма күрмәгән. Алардагы әрем, шайтан таягы, тигәнәк, билчән, алабута һәм башка чүп үләннәре урман кебек үрчегәннәр, койма тотылган участокларда койма башыннан күренеп тора.
Бу участокларның күршеләренә Алла ярдәм бирсен. Чөнки бу участокларда мыжлап үскән чүп үләннәре - язда сап-сары булып аткан тузганак мамыклары күршеләргә, кар яуган кебек очып кереп, яңа гына сөреп, су сибеп үстергән чәчәк, суган, кишер түтәлләрен баса. Көзгә таба әрем, алабута, шайтан таягы, билчән, тигәнәк орлыклары очып кереп, яңгыр яугач, 1 атна эчендә мыжлап чыгалар.
Элек-электән үк, әби-бабайлардан калган гадәт буенча, күп хуҗалык үз участогында әрем, тигәнәк, шайтан таягы һәм башка чүп үләне үстерергә тырышмый. Ихатада алар үссә, бәрәкәт иңмәс, гаиләдә татулык булмас, дигәннәр.
Шуңа күрә, һәр хуҗа ихатаның сөрелми калган җирендә чыккан бу чүп үләннәрен язын, көзен берәмләп төпләп йөри һәм контрольдә тота. Ләкин күрше участоклардагы чүп үләне "питомниклары" бу хуҗаларның эшен нык катлауландыра.
Өстәп шуны да әйтергә кирәк, бу "питомникларда" үскән чүп үләне орлыклары күрше участокларга гына түгел, бөтен 57 нче бистәгә җитәрлек. Көчле җилләрдә алар басу-кырларга да тарала. Тигәнәкләр хәтта кыш көне кар өстеннән тәгәрәп очып йөриләр. Бу ихаталардагы чүп үләне урманнарыннан янгын чыгу куркынычы яный, алар арасында хуҗасыз этләр оялый, тавык, каз, үрдәк үләксәләре очрый.
57 нче бистәдә җире булып, анда тормыйбыз әле, җыештырмасак та була, дип уйлаучыларга күршеләренең шуны әйтәсе килә:
Без, бөтен район халкы кебек, чисталык яратабыз, үзебезнең участокларны (урам якны да кертеп) чиста тотабыз. Күп вакыт сезнең участокка да кереп, эре чүп, очып килгән полиэтилен калдыкларын җыеп чыгабыз. Әмма безнең һаман, 10-15 ел буе җыештырылмаган, коймалары ауган, пычрак участокларга карап яшисебез килми.
Күршеләрегезне, сезнең турдан үтеп йөрүче авылдашларыгызны хөрмәт итегез! Кимендә елга 3 тапкыр (яз - бер, сабантуй алды - бер, көз - бер) килеп җыештырып китегез! Моның өчен бернинди дә акча кирәкми.
Үз теләге белән җыештырмаучыларга авыл җирлеге Советы, янгын сакчылыгы, санэпидстанция, җир бүлеге, экология хезмәткәрләре тиешле чаралар күрерләр дип ышанып калабыз, чөнки Җир-Ананы пычрату хокукы бер кешегә дә бирелмәгән.
Бакый Урманче, Химиклар, Р.Ишморат урамнарында җыештырылмаган ихаталар аеруча күп.
Яздылар: җыештырылмаган ихаталарның күршеләре.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: