Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

02 хәбәр итә

6 майдан 21 майга чаклы 133 хәбәр теркәлде. Шулардан җинаять билгеләре белән: * 6 май көнне Чәчер авылында яшәүче электән дә хөкем ителгән 1957 елгы граждан спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә Пучы авылында яшәүче 1941 елгы гражданкага сугып тән җәрәхәтләре ясый. * 9 май көнне 1949 елгы гражданканың Әҗәкүл авылында урнашкан...

6 майдан 21 майга чаклы 133 хәбәр теркәлде. Шулардан җинаять билгеләре белән:
* 6 май көнне Чәчер авылында яшәүче электән дә хөкем ителгән 1957 елгы граждан спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә Пучы авылында яшәүче 1941 елгы гражданкага сугып тән җәрәхәтләре ясый.
* 9 май көнне 1949 елгы гражданканың Әҗәкүл авылында урнашкан йортыннан телевизор, магнитола, аяк киемнәре урлыйлар.
* Тат.Ямалы авылында яшәүче гражданның Агыйдел елгасы буенда калдырган су транспортыннан 2 аккумулятор һәм су насосын урлыйлар.
* 10 май көнне беркайда да эшләмәүче, электән дә хөкем ителгән, Әҗмәт авылында яшәүче 1966 елгы граждан, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә үзе белән бергә яшәүчегә карата үтерү белән яный.
* 17 май көнне рейд барышында ЮХИДИ хезмәткәре тарафыннан спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә җиңел автомашина белән идарә итүче тоткарлана. Документларын тикшергән вакытта әлеге гражданның 1978 елгы һәм Әтнә районыннан булуы ачыклана. Электән дә берничә тапкыр хөкем ителгән бу граждан районга яңа төзелүче спорт корылмасын төзешергә дип килгән була. Аның машина салонында һәм багажнигында тиешле документларсыз 60 данә арматура табыла.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 31 май, 2013 41 (9787) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев