Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

02 ХӘБӘР ИТӘ: Райондашларыбызның "батырлыклары" фаш ителә

27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр теркәлгән җинаятьләр һәм башка төр хәбәрләр: - Зур күләмдә акча үзләштергән сатучы - Пучы авылындагы кибетләрнең берсендә эшләүчегә карата җинаять эше кузгатылды. Башка төр хәбәрләр: - 28 ноябрь көнне Иске Богады авылында яшәүче 1985 елгы ир-атның хатынына тән җәрәхәтләре ясавы турында полиция участок вәкиле хәбәр...

27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр теркәлгән җинаятьләр һәм башка төр хәбәрләр:
- Зур күләмдә акча үзләштергән сатучы - Пучы авылындагы кибетләрнең берсендә эшләүчегә карата җинаять эше кузгатылды.
Башка төр хәбәрләр:
- 28 ноябрь көнне Иске Богады авылында яшәүче 1985 елгы ир-атның хатынына тән җәрәхәтләре ясавы турында полиция участок вәкиле хәбәр итте.
- "Арсенал" операциясе барышында 30 ноябрь көнне өлкән инспектор һәм полиция участок вәкиле тарафыннан Актанышбаш авылында яшәүче 1967 елгы гражданның корал йөртү, саклау кагыйдәләрен бозуы ачыкланды, аңа карата административ беркетмә төзелде.
- 30 ноябрь көнне "Коммунсервис" оешмасы территориясендә шикле пакет табылуы турында хәбәр керде. Районның барлык ярдәм хезмәтләре урынга чыкты. Тиз арада эвакуация үткәрелеп, куркыныч урын әйләндереп алынды. Алдан билгеләнгән план буенча мондый уку-өйрәнү башка оешма-предприятиеләрдә дә, бигрәк тә, халык күпләп була торган урыннарда дәвам итәчәк.
-2 декабрь көнне Әҗәкүлдә яшәүче граждан авыл урамындагы вагон түбәсеннән билгесез кешеләрнең профнастил урлаулары турында хәбәр итте. Эзләү-тикшерү эшләре барышында карак ачыкланды, ул Актаныш авылында яшәүче 1989 елгы граждан булып чыкты.
Административ хокук бозулар буенча 92 административ беркетмә төзелде:
- җәмәгать урынында исерек хәлдә йөргән өчен - 4;
- вакытында штраф түләмәгән өчен - 2;
- балигъ булмаган балаларга тиешле тәрбия бирмәгәне өчен - 1;
- тикшерүченең законлы таләпләрен үтәмәгәне өчен - 1;
- миграция буенча чит ил гражданины кагыйдә бозганы өчен - 1;
- административ күзәтүгә куелып, административ тыюларны үтәмәгән өчен - 6;
- юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен - 77.
Полиция участок вәкилләре оешмаларда сак тәртибен тикшерде:
- "Иман" спорт комплексында каравылчы эш урынында, видеокамералар юк.
- "Лачын" спорт сараенда каравылчы урында, видеокамералар төзек хәлдә.
- Актанышның "Яшьлек" үзәгендә, "Альмига", "Бристоль", "Челны-бройлер" кибетләрендә, 1 нче һәм 2 нче санлы мәктәпләрдә каравылчылар урынында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев