Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

02 ХӘБӘР ИТӘ: Райондашларыбызның "батырлыклары" фаш ителә

- 21 ноябрьдә Шәрип авылының "Үзәк" кибетендә шул авыл кешесе - 1976 елгы гражданка сатучыга карата тавыш чыгара. - 22 ноябрьгә каршы төндә билгесез кешеләр Актанышта яшәүче 1950 елгы гражданның шәхси хуҗалыгыннан ВАЗ-2107 маркалы машинасын алып чыгып китәләр. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан машина Пучы авылында тоткарланды. Аны зыян күрүченең оныгы алган...

- 21 ноябрьдә Шәрип авылының "Үзәк" кибетендә шул авыл кешесе - 1976 елгы гражданка сатучыга карата тавыш чыгара.
- 22 ноябрьгә каршы төндә билгесез кешеләр Актанышта яшәүче 1950 елгы гражданның шәхси хуҗалыгыннан ВАЗ-2107 маркалы машинасын алып чыгып китәләр. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан машина Пучы авылында тоткарланды. Аны зыян күрүченең оныгы алган булып чыкты.
- 23 ноябрь көнне Актанышның Төньяк урамындагы йорт подъездыннан кроссовкалар һәм фатир ачкычлары югалуы турында 1980 елгы гражданка хәбәр итте. Тикшерү барышында югалган әйберләр йорт яныннан табылды.
- 23 ноябрьдә Татар Суыксуы авылы "Агыйдел" хужалыгыннан билгесез шартларда 9 баш мал югалуы турында хәбәр керде. Маллар 18-23 ноябрь аралыгында югала. Эзләү эшләре дәвам итә. Бу хакта нинди дә булса мәгълүматы булганнар, күрүче-белүчеләрнең полиция бүлегенә хәбәр итүе сорала.
- 23 ноябрьдә Тыңламас авылы кешесе авылдашының шәхси хужалыгыннан бер капчык арпа урлый. Участок вәкиле хокук бозучыны тоткарлады. Суд тарафыннан каракка 5 тәүлеккә административ арест билгеләнде.
- 24 ноябрь көнне Түбән Гәрәй авылы кешесеннән этләрен карамаулары турында күршеләреннән зарланган хәбәр керде. Материал районның административ комиссиясенә юлланды.
- Актанышта яшәүче 1983 елгы гражданкадан 22 ноябрьдә Актанышның Ленин урамы, 61 йорт янында сумкасын онытып калдыруы һәм табып бирүдә ярдәм сораган гаризасы керде. Участок вәкиле тарафыннан сумка табылып, хужасына кайтарылды. Сумканы табуда, шулай ук, таксист булып эшләүче намуслы райондашыбызның да өлеше зур.
- 24 ноябрьдә үзәк хастаханәнең ашыгыч ярдәм бүлегеннән Актанышта яшәүче 1980 елгы гражданканың ярдәм сорап мөрәжәгать итүе турында хәбәр алынды. Аны тормыш иптәше һәм туганы кыйнаган. Гадәттәгечә, исерткеч эчемлекләр гаепле.
- 24 ноябрь төнендә Актанышның Төзүчеләр урамындагы күпфатирлы йортта яшәүче 1950 елгы хатын-кыз күршесе тынычлыгын бозуы турында хәбәр итте. Эш көннәрендә төнге вакыт - 22.00-06.00 сәгатьләрдә, ял һәм бәйрәм көннәрендә 22.00-09.00 сәгатьләр аралыгында тавышлану тыела; тәртип бозган өчен 500-1000 сум штрафка тартылу яный - бу хакта полиция участок вәкиле тәртип бозучыга аңлатты.
- 25 ноябрь көнне Теләкәй авылында чегәннәр йөрүе турында хәбәр алынды. Хөрмәтле райондашлар, чегәннәр, башка шикле кешеләр йөрүе турында полиция бүлегенә яки участок вәкиленә кичекмәстән хәбәр итүегез сорала. Бигрәк тә, өлкән яшьтәге кешеләрне алдап йортка керәләр, әби чәй куйган арада акча, башка мөлкәтен алып чыгып китәләр. Мондый шикле затларның машина номерларын истә калдырып, тиз арада хәбәр итүегез сорала.
-25 ноябрьгә каршы төнне Байсар мәктәбе ишеген ваталар.
- 26 ноябрьдә Чуракай авылында кеше яшәми торган бер йортта шикле кеше күренүе, аның мичкә ягуы турында хәбәр алынды. Тирә-юньдәге тәртипкә битараф булмаган райондашлар саклыгы нәтиҗәсендә күнелсез хәлләр булмый калды.
-Атна эчендә Актанышта бер юл-транспорт һәлакәте булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев