Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

1 апрельдән 30 апрельгә кадәр Актаныш районы буенча 324 хезмәткәр кереме һәм мөлкәте турында мәгълүмат тапшырган

«Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законның 8 статьясының беренче пункты нигезендә һәр муниципаль хезмәткәр эш бирүчегә үзенең, гаилә әгъзаларының керемнәре, мөлкәте турында белешмәләр бирергә бурычлы. Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында 2021 нче елга карата декларация компаниясе нәтиҗәләре белән Актаныш муниципаль район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Ләйлә Сафина таныштырды.

             1 апрельдән 30 апрельгә кадәр керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутырып тапшыру буенча декларацион кампания узды. Бу вакыт эчендә  Актаныш районы Башлыгы, контроль – хисап палатасы рәисе, Актаныш муниципаль район Советыннан- 6, Башкарма комитеттан-23,  мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасыннан-4, финанс- бюджет палатасыннан- 7 муниципаль хезмәткәр,  24 авыл советы сәркатибе, 193- авыл һәм район советы депутатлары, 65-муниципаль оешма- предприятиеләре җитәкчеләре керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрне тапшырды. Депутатлардан 95 кеше хәбәр тапшырган, барысы 324 кешедән хәбәр керде. Барлык бирелгән белешмәләр «БК белешмәсе» программасының 2,5 версиясе ярдәмендә тутырылды.
            Хезмәткәрләрнең керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләре  "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәренең Актаныш муниципаль районының рәсми сайтына куелды.
           Мәгълүм булганча, декларация чоры узганнан соң, хезмәткәргә декларациясендә  хаталар табыла икән, аңа 1 ай эчендә төзәтмәләр кертү мөмкинлеге бирелә. Декларация чоры узганнан соң, 4 муниципаль хезмәткәр декларацияләрендә хаталар табып төзәтмәләр кертте.
     Декларацион кампания нәтиҗәләренә, прокуратура тикшергәннән соң, комиссия утырышында анализ ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев