Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

1 сентябрьдән штрафлар артты

Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, агымдагы елның 1 сентябреннән юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар артты. Аның минималь күләме 500 сумнан ким булмаячак. Әйтик, автомобиль белән идарә итүне машина йөртү таныклыгы үзе белән булмаган кешегә тапшырган өчен моңарчы 100 сум штраф яисә кисәтү белән калып...

Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, агымдагы елның 1 сентябреннән юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар артты.
Аның минималь күләме 500 сумнан ким булмаячак. Әйтик, автомобиль белән идарә итүне машина йөртү таныклыгы үзе белән булмаган кешегә тапшырган өчен моңарчы 100 сум штраф яисә кисәтү белән калып булса, 1 сентябрьдән моның өчен 3000 штраф түләргә туры килә. Ә "права"сы булмаган килеш машина йөртүчеләрне 5000-15000 сум штраф көтә. Төгәл сумманы ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе билгели.
Иң каты җәза исерек килеш руль артына утыручыларга. Аларны, элеккечә, 15 тәүлеккә япмаячаклар, ә штраф түләттерәчәкләр: 5 мең сум урынына - 30 мең сум. Моңа өстәп, суд карары нигезендә 1,5-2 елга машина йөртү таныклыгыннан да колак кагасың әле. Икенче тапкыр исерек килеш "эләккәндә" бу срок 3 елга кадәр озайтыла, ә штраф 50 мең сумга кадәр җитә. Монысын суд хәл итә. Иминлек каешын эләктермәгәндә икеләтә зуррак сумма - 1000 сум түләргә туры киләчәк.
Балалар белән махсус утыргычсыз юлга чыгу да 3000 сумга төшәчәк. Шулай ук әлегә кадәр автомобиль белән идарә иткәндә кесә телефоны белән сөйләшүчегә юл-патруль хезмәте инспекторлары кисәтү ясасалар яисә 300 сум штраф дисәләр, 1 сентябрьдән кисәтеп тормаячаклар һәм кагыйдә бозу турындагы беркетмәне 1500 сумга тутырачаклар. "Юл бир!" билгесенә буйсынмаучыларны хәзерге 100 сум урынына 500 сум штраф көтә. Юлда тизлек режимын саклау мөһим кагыйдә булып кала. Дөрес, тизлекне билгеләнгәннән 10 километр-сәгатькә арттыру, әйтик, 40 урынына 50 белән бару кагыйдә бозу булып саналмый башлый.
Әмма тизлекне нормадан сәгатенә 20 километрга арттыручылар 300 урынына 500 сум, ә 80 километрдан да күбәйсә, 5 мең сум штраф түләячәкләр яисә 6 айга йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителәчәкләр. Тимер юлны дөрес аркылы чыкмаучылар өчен акчалата "җәза" 10 тапкырга арта. Аның күләме 100 сум түгел, ә 1000 сум булачак. Транспорт чарасын тукталышта дөрес туктатмау яисә "парковкалауда" хилафлыклар булса, кесәдән 500 сумны чыгарып салырга туры киләчәк. Әгәр дә автомобиль йөртүченең юл йөрү кагыйдәсен бозуы яисә транспорт чарасын дөрес эксплуатацияләмәү аркасында башка кеше җиңел дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала икән, бу очракта аңа 2500-5000 сум, зыян күрүченең хәле авыр булса, 10нан 25 мең сумгача штраф түләттерелә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев