Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

11 яшьлек кызны көчләгән Актаныш кешесен нинди җәза көткәнлеге билгеле булды

Узган елның октябрь аенда Казанның Химиклар урамында 11 яшьлек кызны көчләүләре турындагы хәбәр бар республиканы шаулатты. Җинаятьтә гаепләнүче Тукай районыннан башкалага укырга килгән 43 яшьлек агроном тагын ике кызны көчләргә нияте булганлыгын таныган. 2016 елның октябрендә Илфак Галиев Павлюхин урамында 10 яшьлек кызны мәктәптән күзләп озатып кайта. Подъездга кергәч, авыруга...

Узган елның октябрь аенда Казанның Химиклар урамында 11 яшьлек кызны көчләүләре турындагы хәбәр бар республиканы шаулатты. Җинаятьтә гаепләнүче Тукай районыннан башкалага укырга килгән 43 яшьлек агроном тагын ике кызны көчләргә нияте булганлыгын таныган.
2016 елның октябрендә Илфак Галиев Павлюхин урамында 10 яшьлек кызны мәктәптән күзләп озатып кайта. Подъездга кергәч, авыруга салышып, кыздан су сорый, әмма кыз ризалашмый. Бераз вакыт үткәч, тагын кыз яшәгән фатирга шалтырата һәм тагын су сорый. Кыз тагын каршы килә. Ачуы чыккан Галиев баланы муеныннан буа башлый. Корбаны кычкырып, күршеләре ишекләренә суга башлагач, куркып кача.
Соңрак, тагын бер кыз бала артыннан ияреп кайта. 11 яшьлек кыз фатир ишеген ачып кергәндә артыннан кереп көчләп чыга. Ә 11 октябрьдә Кирпичников урамында студент кызны куакларга өстерәп кертмәкче була. Бәхеткә, кыз үтеп баручыларның игътибарын җәлеп итә.
Казанның Мәскәү районы судында 43 яшьлек ир-атка карата чираттагы суд утырышы узды. Прокурор Илфак Галиевны Җинаять Кодексының берничә маддәсе буенча гаепле дип танырга һәм 24 ел 10 ай күләмендә ирегеннән мәхрум итүне сорый. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының беренче ярдәмчесе Руслан Галиев белдерде.
43 яшьлек җинаятьче Илфак Галиев тумышы белән Актаныш районының Татар Суыксуы авылыннан. Аның турында тулырак "Баламны Чечня харап итте" язмасында укый аласыз.
чыганак: http://intertat.ru/tt/xakimiyat-tt/item/66182-
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев