Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Актаныш районы мәгариф идарәсе ришвәтчелеккә каршы көрәшне ике юнәлештә алып бара

Актаныш муниципаль районында коррупциягә каршы эшчәнлек ике юнәлештә- «Мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенең үз эчендә һәм райондагы мәгариф оешмаларында балалар белән профилактик чаралар оештыру буенча алып барыла. 

                  Район мәгариф бүлеге башлыгы Раниза Шакирова районкүләм коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында «Мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесендә 2021 елның 22 октябрендә «МКУ белән мәнфәгатьләрне җайга салу комиссиясе турында»гы карарны раслау турында мәгариф идарәсенең 405-ОД номерлы боерыгы чыгарылуын һәм комиссия төзелүен белдерде.
                2021-2022 уку елында район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләреннән килгән мәнфәгатьләр конфликты килеп чыгу ихтималы турындагы 10 мөрәҗәгать каралган.
Комиссия утырышларында тапшырылган хәбәрнамәләр җентекләп күздән кичерелә. Һәр очрак буенча беркетмәләр төзелә, җитәкчеләренең функциональ бурычлары карала. Коррупциягә каршы тору турында законнарда билгеләнгән тыюларны бозмау, гаилә әгъзаларына карата идарә итү йогынтысыннан тыелып калу турында киңәшләр бирелгән. Кирәк булган очракта, акчалата эчтәлекне билгеләү, бүләкләү, дисциплинар җәза бирү, вазыйфаи бурычларның үтәлешен контрольдә тоту буенча башкарыла торган функцияләрне яңадан бүлү, кызыксындыру балларын билгеләү буенча комиссия составында һәм буйсынудагы туганының кадрлар характерындагы карарларны кабул итүдә катнашуын төшереп калдыру очраклары аңлатылган.
                      Белем бирү оешмалары җитәкчеләренә мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килүгә юл куймаска, мәгариф идарәсе җитәкчесенә яңа барлыкка килгән очраклар  турында үз вакытында хәбәр итү бурычы куела. Бу  очраклар түбәндәгеләр: Мари Суыксуы төп гомуми белем бирү мәктәбендә директорның хатыны  укыту эшләре буенча урынбасар, Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе директорының ире- укытучы, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе директорының хатыны тәрбия эшләре буенча урынбасар, Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе директорының хатыны-укытучы, 
Якын туганнары җитәкче вазифаларында булган Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры, 3нче балалар бакчасы мөдире, 4 нче балалар бакчасы мөдирләренә мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү мәсьәләләре аңлатыла.
                   Райондагы мәгариф оешмаларында балалар белән профилактик чаралар оештыру буенча да киңкырлы эшчәнлек алып барыла. 
                  Мәктәптә коррупциягә каршы тәрбия бирүнең төп бурычы- коррупциягә каршы караш булдыру; укучыларга әхлак нигезләрен, гражданлык позициясен өйрәтү; коррупциягә каршы көрәшнең әһәмиятен аңлату. 
                 «Мәгариф идарәсе»ндә коррупциягә каршы тору буенча эш планы эшләнгән һәм расланган (ПР 356-ОД, 17.09.2021). Анда тәрбия эшенең төрле формалары һәм методлары чагылдырылган, календарь-тематик планлаштыруда шулай ук коррупциягә каршы юнәлештәге темалар каралган.
                 Сентябрь-октябрь айларында ришвәтчелек күренешләрен кисәтү эшен оештыру максатыннан гамәлдәге законнар буенча документлар пакеты формалаша.
                 Ел башында сайтта мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы тору буенча планлаштырылган эш турында мәгълүмат урнаштырыла. Ел дәвамында хокук саклау органнары хезмәткәрләренең педагоглар алдында коррупцион хокук бозуларын кисәтү мәсьәләләре буенча чыгышлары оештырыла.
                Кварталга бер тапкыр даими рәвештә коррупцион хокук бозулар мониторингы үткәрелә. Ел ахырында ата-аналар җәмәгатьчелегенә ирекле иганә сыйфатында кергән акчаларны тоту турында мәгълүмат бирелә.
               Хокукый белемнәр атналыгы кысаларында 1-9 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгатьләре үткәрелә: 1-4 нче сыйныфларда “Бүләк һәм рәхмәтнең башка ысуллары”, "Ярый яки ярамый", «Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар»; 5-9нчы сыйныфларда “Законнар үтәлешенең өстенлеге”, “Дәүләт һәм кеше” тематикасына эшлекле сөйләшүләр оештырыла, 8-9 сыйныф укучылары өчен «Коррупциягә юк», "Бала хокуклары турында” Конвенциягә багышлап дебатлар уза.
               Коррупциягә каршы юнәлешле республикакүләм "Коррупциягә ЮК дип әйтик" туган телдә укучыларның иҗади эшләре (иншалар-эссе) конкурсы, "Бел һәм юл куйма” иҗади эшләр конкурсы конкурсларында районыбыз укучылары актив катнаша.
               9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә түгәрәк өстәлләр, балалар рәсемнәре, проектлар конкурслары үткәрелде.
               2021 елның 28 сентябрендә коррупциягә каршы юнәлешле иҗади эшләр Республика конкурсының плакатлар, рәсем, видеороликлар, иншалар-эссе номинацияләрендә муниципаль этабына йомгак ясалды. Конкурста 65 кә якын эш катнашты.
                9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә иҗади эшләр Республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Конкурсның бюджеты 30000 мең сум.

              Коррупциягә каршы профилактика чараларын алып баруда укытыла торган дисциплиналарга (тарих, әдәбият, җәмгыять белеме) коррупциягә каршы тәрбия элементларын кертү аерым урын алып тора.
             Әлеге предметларны өйрәнгәндә алынган белемнәр һәм күнекмәләр укучылар тарафыннан үзләренең киләчәк эшчәнлеге өлкәләрендә файдаланылырга, укучыларны һөнәр сайлауга әзерләргә ярдәм итә.
             Июнь аенда барлык мәктәп яны лагерьларында, «Бүләк» сәламәтләндерү лагеренда чаралар, түгәрәк өстәлләр, балалар рәсемнәре, коррупциягә каршы юнәлештәге плакатлар конкурслары үткәрү планлаштырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев