Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

18 яшьлек егет үзе укыган мәктәпкә һөҗүм итәргә җыенганда тоткарланган

Мәскәүдә мәктәп янында коралланган 18 яшьлек егетне тоткарлаганнар. Атыш оештырырга җыенуы турында егет социаль челтәрләрдә хәбәр иткән булган.

«ВКонтакте социаль челтәрен мониторинглау барышында Мәгариф департаменты хезмәткәрләре егетнең элек укыган мәктәбендә теракт оештыру планнары турында шикле язулар тапкан. Мәгълүмат хокук сакчыларына тапшырылган. Егетне мәктәпкә керү юлында ук тоткарлаганнар», — дип хәбәр итә чыганак.

Җирле телеграмм-каналлардан алынган мәгълүматларга караганда, Мещан районындагы 1297 нче мәктәпнең элеккеге укучысы 18 яшьлек Арсений Кураев 10 нчы сыйныфның ике укучысына 7 декабрь көнне һөҗүм оештырырга җыенуы турында сөйләгән. Укучылар әлеге мәгълүматны мәктәп җитәкчелегенә тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев