Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

1976 елгы райондашыбызны "кәкре каенга терәткәннәр"

"Мошенниклар корбаны була күрмик, алар корган ятьмәгә эләкмик!" - дип даими кисәтүләргә карамастан, алданучылар саны кимеми. Хәзер күп кеше банк картасыннан файдалана. 3 февраль көнне Актаныш авылында яшәүче 1976 елгы ханымның кәрәзле телефонына "банк картагыз төзексез хәлгә килгән" дигән смс-хәбәр килә. Хәбәрне банк үзе җибәргән, диелгән. Мондый хәбәр я шалтыратулар...

"Мошенниклар корбаны була күрмик, алар корган ятьмәгә эләкмик!" - дип даими кисәтүләргә карамастан, алданучылар саны кимеми. Хәзер күп кеше банк картасыннан файдалана.
3 февраль көнне Актаныш авылында яшәүче 1976 елгы ханымның кәрәзле телефонына "банк картагыз төзексез хәлгә килгән" дигән смс-хәбәр килә. Хәбәрне банк үзе җибәргән, диелгән. Мондый хәбәр я шалтыратулар булганда, иң элек банкка барып, әлеге смс турында ачыклау, картаны үзегез тикшерү кирәк. Телефон аша ниндидер билгесез затлар, бу очракта - мошенниклар - кушкан гамәлләрне башкарасыз икән, картадагы акчагыз алар кулына күчә. Бу юлы да нәкъ шулай килеп чыккан.
Мошенниклар күп очракта үзләрен банк, газ, почта, пенсия хезмәткәре, табиб, күрәзәче һәм башка һөнәр ияләре, дип атыйлар. "Авыз бер пешкәч, өреп кабалар", дигән сүз бар халыкта. Авыз пешкәнне көтү кирәкми, игътибарлы һәм сак булыгыз, зинһар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев