Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

3 яшькәчә балаларга дару алу өчен 5000 сумлык сертификат районыбызның 216 гаиләсенә бирелгән

Авыл җирлекләрендә уза торган халык җыеннарында районның социаль яклау бүлеге җитәкчеләре гаиләләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәмнәре турында да мәгълүмат бирә. Кайбер саннар сезгә дә кызыклы булыр.

            Соңгы елларда Татарстанда мохтаҗ гаиләләргә социаль яклау органнары аша берничә төрле ярдәм күрсәтелә башлады. ТР Президенты йөкләмәсе белән күп балалы гаиләләр балалар бакчасы өчен түләүләргә 100% компенсация ала. Бүгенге көнгә бу төр түләү районыбызда яшәүче 102 гаиләгә билгеләнде.
          2021 елда гаилә кереме һәр кешегә яшәү минимумына җитмәгән гаиләләргә  3 яшькәчә балаларга дару алу өчен махсус 5000 сумлык сертификат бирелә башлады. Бүгенге көнгә әлеге сертификат районыбызның 216 гаиләсенә бирелде. 

Реклама

          Күп балалы  2087 гаиләгә   6 млн. 855 мең 119  сум матди ярдәм түләнде.  
          Республикабыз Президенты  карары белэн 3 ел авыл жирлегендә яшәп, 25 яшькә чаклы   беренче баласын тапкан аналарга – 50000 сум, 29 яшькә чаклы  өченче баласын тапкан аналарга – 100000 сум  түләүләр билгеләде.  Агымдагы елның шушы көненә бу түләүләр районыбызда яшәүче 70 әни кешенең шәхси счетына күчерелде.
         2018 елнын 1 январеннән соң беренче баласын тапкан (уллыкка алган) хатын-кызларга  2018-2021 елларда    Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 5 санлы Актаныш филиалы аша  районыбызның беренче сабыен тапкан  250 әнигә билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев