Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

35 райондашыбызга мәҗбүри эш сәгатьләре билгеләнгән

Үз гомерендә юл йөрү кагыйдәләрен бозып, штраф түләргә дучар булмаган бер генә автомобиль йөртүче дә юктыр ул. Штраф түләү исә, ни генә дисәң дә, күңелле хәл түгел. Әмма бу ел башыннан гамәлгә кергән яңа кагыйдәләр нигезендә, штрафны 20 көн эчендә түләсәң, аның суммасы яртылаш кими. Әмма 60 көн эчендә түләргә...

Үз гомерендә юл йөрү кагыйдәләрен бозып, штраф түләргә дучар булмаган бер генә автомобиль йөртүче дә юктыр ул. Штраф түләү исә, ни генә дисәң дә, күңелле хәл түгел. Әмма бу ел башыннан гамәлгә кергән яңа кагыйдәләр нигезендә, штрафны 20 көн эчендә түләсәң, аның суммасы яртылаш кими. Әмма 60 көн эчендә түләргә җитешмәсәң, штраф күләме ике тапкыр арта яки аның өчен 15 тәүлеккә кадәр кулга алу җәзасы яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.
Штрафлар турында мәгълүматны www.gibdd.ru, www.gosuslugi.ru, www.uslsugi.tatarstan.ru сайтлары аша, яки камера ярдәмендә эләккән фото-видеоберкетмә нигезендә яки электрон почта аша алырга мөмкин. Электрон почтагызга штрафлар турында мәгълүмат килеп торсын өчен паспорт, ИНН, машина йөртү таныклыгы күчермәләре белән ЮХИДИ бүлекчәсенә барып, тиешле гариза тутыру кирәк.
Штрафларны вакытында түләми йөрткән райондашларыбызга бу елның 11 аенда 155 административ беркетмә төзелгән. Шуның нигезендә мәхкәмә тарафыннан 14 административ кулга алу җәзасы, 106 кешегә икеләтә штраф, 35 кешегә мәҗбүри эш сәгатьләре билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев