Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

46 райондашыбыз куркынычсызлык каешы такмаган өчен закон каршында җавап тотачак

ЮХИДИ идарәсе 1-16 март көннәрендә райондашларның автотранспорт чаралары белән идарә итүдәге хокук бозуларны анализлады.

                Иң күп тәртип бозу “Куркынычсызлык каешлары такмаган килеш техник чара белән идарә итү” пунктына туры килә. 46 райондашыбызга бу уңайдан протокол төзелгән. 
             “Транспорт чарасының теркәү билгеләре укылмау очрагы” буенча 35 шофер закон алдында җавап тотачак. 
              Пассажирлар һәм җәяүлеләр дә юл йөрү кагыйдәләрен санга сугып бетерми, 18 шундый очрак теркәлгән. 
           Актаныш йөртүчеләренә тагын бер хас кимчелек- борылышларда сигнал бирмичә башка йөртүчеләрне куркыныч хәлдә калдыру. “Транспорт чарасы белән хәрәкәт итәр алдыннан борылыш күрсәткечләре сигналын бирмәү” маддәсе буенча 14 райондашыбызга штраф түләргә туры киләчәк. 
             “Транспорт чарасының юл йөрү өлешендә дөрес урнашмау очрагы” буенча да ЮХИДИ инспекторлары 10 райондашыбызны тоткарлаган. 
            “Транспорт чарасын мәҗбүри иминиятләштермәгән килеш идарә итү” буенча- 8, “Административ штрафны вакытында түләмәү очрагы”- 5, “Транспорт чарасы белән лицензия карточкасы яки юл бите булмаган килеш идарә итү”- 4, “Юл-транспорт һәлакәтендә авария знакларын куймау очрагы” һәм “Юлның каршы як полосасына чыгу очрагын бозу” буенча өчәр очрак теркәлгән.  Руль артында алкогольле эчемлекләр кулланып транспорт чарасы белән юл йөрү хокукы булмаган килеш идарә итү буенча 2 ир-ат суд каршына басачак.

Транспорт чарасы белән тукталыш яки машина кую урынын бозу, маршрут транспорт чаралары урыннарында туктап тору, юл билгесенә буйсынмау, туктап тору бозу очрагы, техник регламентка туры килми торган тонировка белән идарә итү, транспорт чарасында балаларны йөртү таләпләрен бозу, юлның каршы як полосасына чыгу очрагын кабаттан бозу очрагы, транспорт чарасының диагностик картасы булмаган килеш яки бердәм техник тикшерү мәгълүматлар системасында теркәлмәгән килеш идарә итү очрагы, вазыйфаи затларның транспорт чарасын линиягә техник тикшерүе булмаган килеш юлга чыгарып җибәрү очрагы, транспорт чарасын “Инвалид” юл билгесенә кую очрагы- әлеге маддәләр буенча Актаныш районында берәр протокол төзелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев