Актаныш

9 айда Актаныш районында яшүсмерләр тарафыннан 11 урлашу очрагы ачыкланган

2015 елның 9 аенда Актаныш районында яшүсмерләр тарафыннан 11 урлашу очрагы ачыкланган. Кеше әйберенә рөхсәтсез кагылу - начар гамәл. Моны баланың теле ачылганчы ук сеңдерә башлыйбыз. Тамак тук, өсте бөтен, кирәкле бар әйбере бар, булганына шөкер итеп, тыныч кына яшә дә яшә генә. Укуың турында уйла, киләчәккә зур планнар кор,...

2015 елның 9 аенда Актаныш районында яшүсмерләр тарафыннан 11 урлашу очрагы ачыкланган.
Кеше әйберенә рөхсәтсез кагылу - начар гамәл. Моны баланың теле ачылганчы ук сеңдерә башлыйбыз. Тамак тук, өсте бөтен, кирәкле бар әйбере бар, булганына шөкер итеп, тыныч кына яшә дә яшә генә. Укуың турында уйла, киләчәккә зур планнар кор, спорт яки җыр-бию, кул эшләре белән шөгыльлән, дусларың белән аралаш! Болар гына җитми, күрәсең, яшүсмерләр арасында урлашу очраклары еш күзәтелә. Бәлки, бу да үзенә күрә бер күңел ачу чарасы, үзеңнең төшеп калмаганлыгыңны, үткерлек, җитезлегеңне, зурларны да төп башына утырта алуыңны исбатлаучы бер гамәлдер? Без үскәндә, җәйге кичләрдә, кызык итеп, берәр кешенең бакчасыннан алма, кыяр, кишер урлау кебек шаярулар гадәти хәл иде. Начар гамәл икәнен беләбез, әти-әниләргә берүк ишетелә күрмәсен дип, шүрлибез, әмма кызык! Хуҗаның бакчасына тупас зыян салырга ярамый: агач сындыру юк, түтәлне таптамаска тырышабыз. Иң мөһиме - бу табыш берәүгә дә бик кирәк булганнан, шул мизгелдә өздереп ни дә булса ашыйсы килгәннән түгел, нәкъ менә куркуны җиңә-җиңә булса да, дусларыңнан калышмау, азарт, адреналин!
"Мегафон" сәүдә үзәгеннән кәрәзле телефон урлаган егет өчен дә нәкъ менә егетлек булып тоеладыр, мөгаен, бу гамәле. Чөнки, тикшерә башлагач, кирәктән бигрәк, кызык өчен караклык кылып йөрүчегә охшаганлыгы ачыклана. Актаныш технология техникумында укучы егет 2014 елның август аенда шушы үзәктән берничә телефон урлый, әмма җинаять ачыкланмый кала. Шул ук елның 23 октябрендә ул кабат "Мегафон"га килә, кабат витринадагы телефонны үзенеке итә. Әмма бу юлы уңыш аңа арты белән борылган, күрәсең, җылы эздән аны эләктерәләр, элекке җинаять эшләре дә калкып чыга. Бүген аның 7 кәрәзле телефон урлау очрагы буенча эше судта. Үзендә булмаган әйбергә кызыкса, ничек тә күңелдән акларга тырышыр идең: хәзер мәктәп кенә түгел, балалар бакчасы баласының да телефоны бар заманда яшьтәшләреннән кимсенгәндер, кызыккандыр, дияр идең. Ләкин урлашуны бизнеска әйләндергән үсмернең киләчәге бик ышанычсыз.
Җәйге каникуллар чорында Актанышның 2нче мәктәбенең ике укучысы велосипед урлап, аларга карата җинаять эше ачыла. Урланган мал иясенә кире кайтарыла, аңлату эшләре алып барыла. Әмма, бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диләрме әле - сентябрь аенда ук шушы баланың берсе йорт каршында торган автомашинадан аккумулятор урлый.
Актаныш техникумында укучы бер кыз бала сентябрь аенда кеше фатирына кереп, акча урлап чыга. Бу яшүсмерләр суд каршына басып, эшләгән гамәлләре өчен җавап тоттылар. Хәзер полиция бүлегенең балигъ булмаганнар инспекциясендә исәптә торалар. Шушы эшләре бар киләчәкләренә тап төшерәсен, башка беркайчан тайгак юлга басмасалар да, кара сакал булып ияреп йөриячәк шушы тарих биографияләрен бозып торасын аңлыйлармы икән алар?
Белгечләр фикеренчә, баланың урлаша башлавы - гаиләдә җылылык, аңлашу җитмәүдән. Өйдә иминлек, балага игътибар булмаса, аның урам йогынтысына бирелү очрагы бермә-бер арта. Авыр гаиләләрдән генә түгел, җитеш тормышта үсеп тә урлашуга барган балалар байтак. Кагыйдә буларак, мондый гаиләдәге әти-әниләр көне-төне эштә. Кайберәүләре шәхси тормышын җайлый. Урам дуслары, укытучылары бала турында әти-әнисенә караганда күбрәк белә.
Әти-әниләрнең мондый очракта киң таралган ялгышы: алар үсмер каршында ук бер-берләрен, укытучыларны, яшьләрне, заманны... гаепли башлыйлар. Гаеплене эзләгәнче, баланы нормаль тормышка кайтару турында уйланырга кирәк. Кичен кайткач, аны кочаклау, хәлләре, кәефе, көне ничек үтүе белән кызыксынуны гадәткә кертү, аның ни белән яшәвен белеп тору зарур.
- Балага үзе белән планшет ише кыйбатлы әйберләрне биреп җибәрмәгез. Башкаларны кызыктырып, урлашу очрагына китермәсен, үзен дә куркыныч астына куймагыз.
- Балада ят әйбер күрсәгез, аны каян алуы белән кызыксыныгыз. Үзенә сиздерми генә тикшереп, төбенә төшегез.
- Бер тапкыр кыек гамәл кылган икән, аңа карак дигән ярлык такмагыз.
- Балага гаебен тану кыен. Әгәр үзендә шундый көч тапкан икән, әти-әнисе тарафыннан хуплау сизсен, ул рухи ярдәмгә мохтаҗ.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: