Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Абсолют аеклык кире кагылды

2 июль көнне РФ Дәүләт Думасы икенче укылышта бертавыштан (каршы чыккан 2 кешене исәпкә алмаганда) юл йөрү иминлегенә кагылышлы кануннарга караган яңарышларны хуплады. Әлеге утырышның төп интригасы-руль артында утыручыларның канында рөхсәт ителгән алкоголь нормасын кайтару. Мәгълүм булганча, 2010 елда Рәсәй президенты Дмитрий Медведев моңарчы норма буларак саналган 0,3 промилле турындагы...

2 июль көнне РФ Дәүләт Думасы икенче укылышта бертавыштан (каршы чыккан 2 кешене исәпкә алмаганда) юл йөрү иминлегенә кагылышлы кануннарга караган яңарышларны хуплады. Әлеге утырышның төп интригасы-руль артында утыручыларның канында рөхсәт ителгән алкоголь нормасын кайтару.
Мәгълүм булганча, 2010 елда Рәсәй президенты Дмитрий Медведев моңарчы норма буларак саналган 0,3 промилле турындагы искәртмәне кире каккан иде. Әлеге катгый тыюны Рәсәй халыкның эчә белмәве белән аңлаткан иде ул. Шунысы кызганыч, бу 3 ел эчендә руль артына исерткеч эчемлек кулланып катгый рәвештә канун бозып утыручылар гына түгел, катык, кефир, квас эчеп яки башка шәһси физиологик сәбәпләр аркасында ("Абсолют аеклык", ягъни кандагы спирт дәрәҗәсе ничек кенә тырышсаң да 0 булалмый, аның күләмен һәр кешенең организмында булган эндоген этанол билгели) шик астына эләгеп техника белән идарә итү хокукыннан колак кагучылар да булды. Хәзер инде 1 сентябрьдән, ягъни әлеге канундагы үзгәрешләр гамәлгә кергәч бу кешеләргә үз хокукларын кире кайтару хакында сүз йөри. Әмма бу эш ничек барыр-күз алдына китерү авыр.
Владимир Путин кире хакимияткә әйләнеп кайткач әлеге каршылыклы канун буенча ниһаять боз кузгала. Метролог һәм наркологлар киңәше буенча, промиллеләрдән китеп, аек кешене исеректән аеру өчен кандагы алкогольне үлчәү аппаратларының нормадан тайпылышын исәптә тотып эш йөртү зарур. Техника белән идарә итүчеләр, үлчәү аппаратларының тиешле тайпылышын (1 литр өреп чыгарган һавага 0,16 миллиграмм) арттырган күләмдә исерткеч эчемлек куллану факты ачыклангач кына җавапка тартыла алалар. Ничек кенә булмасын әлеге миллиграммнар шул ук 0,3 промиллегә тәнгәл килеп чыга. Шушы 0,16 миллиграмнан югарырак күрсәткеч белән юлга чыкканнар бершиксез җәяүлеләр сафын тулыландырачак.
Канундагы үзгәрешләр нигезендә шулай ук исерткеч эчемлек кулланып руль артына утыручыларга карата җәза да кырыслана. 1,5-2 ел техника белән идарә итү хокукыннан колак кагуга шулай ук 30 мең сум штраф та түләргә кирәк булачак. Хокуксыз килеш техникага утырганнарны өстәвенә 10-15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итү һәм төзәтү эшләре дә көтә. Әгәр бер тапкыр хокукыннан мәхрүм ителеп, җәзасын тулысы белән үтәгән кеше руль артында исерек хәлдә янә күренсә, аңа 50 мең сум күләмендә штраф түләсе булачак, һәм бу юлы җәяүлеләр юлыннан 3 ел дәвамында йөриячәк.
Минималь штраф күләме дә арта. 100-300 сумлык штрафлар 500 сумга менәчәк, аерым төр хокук бозу очракларында аларның күләмен 5 мең сумга кадәр җиткерү ниятләнә. Мисал өчен, балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен 500 сумлык штраф 3 мең сумга кадәр артачак. Югары тизлекне яратучылар өчен дә җәза күп тапкырларга катгыйлана.
Ничек кенә булмасын, бар яңарышны да яхшыга гына юрарга кирәктер. Шунысы гына бераз борчуга сала: штраф күләмнәре арту белән беррәттән юлда ришвәтчелекнең күләме дә аңа ияреп югары үрмәләячәк. Тирән тамыр җәйгән коррупциягә каршы көрәшнең өметсез икәне көн кебек ачык. Ни булыр, билгесез. Хәер, монысы инде икенче мәсъәлә...
Башкаларда ничек
Руль артына утырырга киртә булмаган кандагы спирт күләме:
0 промилле- Венгрия, Румыния, Турция, Чехия
0,2 промилле-Кипр, Норвегия, Польша, Швеция
0,4 промилле-Литва
0,5 промилле-Германия, Греция, Испания, Италия, Финляндия, Франция, Хорватия
0,8 промилле-Англия, АКШ, Ирландия, Лихтенштейн, Люксембург, Мальта
Ангола, Лаос, Конго, Эфиопия һәм тагын дистәләгән берничә илдә аның күләме тәгаенләнмәгән.
Спиртның кеше организмына тәэсире
0,5 промилле- алкоголь кеше организмына тәэсир итми
0,5-1,5 промилле- җиңелчә исерү
1,5-2,0 помилле- уртача исерү
2,0-3,0 промилле- көчле исерү
3,0-5,0 промилле- авыр дәрәҗәдә агулану
5,0 промилле-яшәү белән үлем арасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев