Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Актаныш прокуратурасы хәбәр итә

Актаныш районы прокуратурасы Яңа Әлем җирлеге башкарма комитеты тарафыннан "Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"гы 59 санлы Федераль закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Әлеге канунның 8 маддә, 2 өлеше нигезендә, дәүләт органы, җирле үзидарә органы яки урындагы затка кергән язма мөрәҗәгать өч көн эчендә теркәлергә тиеш. 59 санлы канунның 10...

Актаныш районы прокуратурасы Яңа Әлем җирлеге башкарма комитеты тарафыннан "Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"гы 59 санлы Федераль закон таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Әлеге канунның 8 маддә, 2 өлеше нигезендә, дәүләт органы, җирле үзидарә органы яки урындагы затка кергән язма мөрәҗәгать өч көн эчендә теркәлергә тиеш.
59 санлы канунның 10 маддә, 1 өлеше буенча, җирле үзидарә органы яки урындагы зат мөрәҗәгать белән вакытында һәм объектив карап танышырга; аны өйрәнү өчен кирәкле оешмалардан тиешле документларны, шул исәптән, электрон вариантта да, сорап алырга; гражданның хокукларын, иреген, законлы мәнфәгатьләрен яклау өчен чаралар күрергә; мөрәҗәгатьтә куелган сорауларга җавап бирергә (шушы законның 11 маддәсендә күрсәтелгән очраклардан тыш) тиеш. 59 санлы ФЗның 12 маддә, 1 өлеше буенча, дәүләт органы, җирле үзидарә органы яки урындагы затка килгән язмача мөрәҗәгатьләргә, теркәлгәннән соң, җавап 30 көн эчендә бирелә.
Бу законга хилафлык китереп, Яңа Әлем җирлеге башлыгына 2016 елның 7 ноябрендә М.Хәмидуллинадан килгән мөрәҗәгать теркәлмәгән, җирлек башлыгы вазифаларын башкаручы Илшат Җамалиев аңа Актаныш полиция бүлегенә юллама бирү турында язмача җавап бирмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, район прокуратурасы Илшат Җамалиевка карата, РФ КоАПның 5.59 маддәсе нигезендә, административ хокук бозу турында эш ачу хакында карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев