Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Актаныш прокуратурасы хәбәр итә

Район суды Актаныш авылыннан 27 яшьлек Радислав Исрафиловны РФ Җинаять кодексының 111нче маддәсе, 2нче бүлегендә каралган җинаять кылуда - алдан уйлап кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуда гаепле дип тапты. Суд тарафыннан ачыкланганча, 19 март кичендә исерек хәлдәге Р.Исрафилов үз шәхси йорты ишегалдында Р.Юсупов белән сугыша. Үзара тискәре мөнәсәбәтләрне шул рәвешле...

Район суды Актаныш авылыннан 27 яшьлек Радислав Исрафиловны РФ Җинаять кодексының 111нче маддәсе, 2нче бүлегендә каралган җинаять кылуда - алдан уйлап кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуда гаепле дип тапты.
Суд тарафыннан ачыкланганча, 19 март кичендә исерек хәлдәге Р.Исрафилов үз шәхси йорты ишегалдында Р.Юсупов белән сугыша. Үзара тискәре мөнәсәбәтләрне шул рәвешле ачыклаганда, Радислав кулына пычак ала, Юсуповның күкрәк читлегенең уң ягына кадый.
Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. 20 июнь көнне район суды Исрафиловка кылган гамәле өчен РФ Җинаять кодексының 73нче маддәсен кулланып, 4 ел сынау белән 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын бирде.
Кылынган авыр җинаять өчен мондый җәза артык йомшак. Шуңа күрә 27 июнь көнне район прокуратурасы ТР Югары Судының җинаять эшләре буенча суд коллегиясенә хөкем өчен апелляцион гариза кертте. Прокурор гаризасы карау стадиясендә, хөкем карары үз көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев