Актаныш

Актаныш прокуратурасы хәбәр итә

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эшләре идарәсенең Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча бүлегендә дәүләти һәм муниципаль күзәтүне тормышка ашыруда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрне яклау турында законнар үтәлешен Актаныш район прокуратурасы тикшерде. Җыелган материалларны гомумиләштергәннән соң һәм анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 2008 елның 26 декабрендә кабул ителгән...

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эшләре идарәсенең Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча бүлегендә дәүләти һәм муниципаль күзәтүне тормышка ашыруда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрне яклау турында законнар үтәлешен Актаныш район прокуратурасы тикшерде.
Җыелган материалларны гомумиләштергәннән соң һәм анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 2008 елның 26 декабрендә кабул ителгән "Дәүләти һәм муниципаль күзәтүне тормышка ашыруда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында"гы 294 санлы Федераль законның бу оешмалар тарафыннан тиешенчә үтәлмәве ачыкланды.
2016 елның март-апрель айларында 6нчы баланың үсеше үзәге, Актанышның 2нче балалар бакчасы, Пучы авылы балалар бакчасы, сәләтле балалар өчен Актаныш гуманитар гимназиясе, Уразай мәктәбе, 8нче төрдәге Такталачык интернат-мәктәбендә Актаныш һәм Минзәлә районнары күзәтү эшчәнлеге районара бүлеге тарафыннан уздырылган планлы тикшерү мәгълүматлары РФ Генераль прокуратурасы сайтындагы "Тикшерүләрнең бердәм реестры" федераль дәүләти мәгълүмати системасына кертелмәгән.
Моннан чыгып, ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры исеменә Актаныш районы прокуроры тарафыннан 294 санлы Федераль Закон таләпләрен бозуны бетерү турында гариза проекты әзерләнеп, хат Татарстан республикасы прокуратурасына җибәрелде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: