Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Актаныш прокуратурасы закон таләпләре үтәлешен тикшерде

"Саф" хуҗалыгында хәрби хезмәт һәм хәрби исәпкә куелу турындагы закон таләпләре үтәлешен тикшерде. "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы Федераль закон һәм 2006 елның 27 ноябрендә Россия Хөкүмәте карары белән расланган хәрби исәп турында положение буенча, гражданнарның хәрби исәптә торуын барлау һәм оештыру вазифалары оешмаларга йөкләнгән. Моның өчен оешма җитәкчеләре...

"Саф" хуҗалыгында хәрби хезмәт һәм хәрби исәпкә куелу турындагы закон таләпләре үтәлешен тикшерде.
"Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы Федераль закон һәм 2006 елның 27 ноябрендә Россия Хөкүмәте карары белән расланган хәрби исәп турында положение буенча, гражданнарның хәрби исәптә торуын барлау һәм оештыру вазифалары оешмаларга йөкләнгән. Моның өчен оешма җитәкчеләре җаваплы. Оешмада хәрби исәптә торучылар саны 500дән ким булганда, хәрби исәпне алып бару оешма хезмәткәрләренең берсенә тапшырыла. Положениенең 32 пункты, "а" өлеше буенча, бу хезмәткәр ике атна эчендә хәрби комиссариатка хәрби исәптәге эшчеләр һәм эшкә яңа алынган яисә эштән киткән гражданнар турында мәгълүмат бирергә тиеш. "Саф" хуҗалыгыннан исә комиссариатка мондый мәгълүматлар бирелмәгән. Әйтик, 2017 елның 6 мартында Ф.Миңнекәевнең, 22 мартта Ф.Әкрамовның эшкә алынуы, 15 мартта И.Акмаловның эштән китүе турында мәгълүматлар хәрби комиссариатка җибәрелмәгән.
Шушы закон бозу очраклары буенча "Саф" хуҗалыгы икътисадчысы Ф.Әкрамовка карата РФ КоАПның 21.4 маддәсе, 3 өлеше нигезендә административ хокук бозу очрагы буенча эш ачу турында карар чыгарылды. Тикшерү өчен материал район хәрби комиссариатына җибәрелде.
"Саф" ҖЧҖ җитәкчесенә бу закон бозу очракларын бетерү турында гариза кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев