Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Актаныш район судында49 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарылды

Актаныш район судында, законсыз рәвештә наркотик матдәләр әзерләү һәм саклауда гаепләнеп, 49 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарылды. Актаныш прокуратурасы Закирҗан Ходайбирдиевка карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт карарын хуплады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 228 маддәсенең 2 өлеше буенча гаепләнә. 2015 елның октябрь ае башында Ходайбирдиев Чөгәнә авылындагы үз бакчасы артында...

Актаныш район судында, законсыз рәвештә наркотик матдәләр әзерләү һәм саклауда гаепләнеп, 49 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарылды.
Актаныш прокуратурасы Закирҗан Ходайбирдиевка карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт карарын хуплады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 228 маддәсенең 2 өлеше буенча гаепләнә.
2015 елның октябрь ае башында Ходайбирдиев Чөгәнә авылындагы үз бакчасы артында үскән кыргый киндер һәм мәкне җыеп алып, мал абзарына алып кайтып, саклауга куя. Калган өлешен өенә алып кереп, вакланган киндер катнашмасы, мәк саламы кушылган тагын бер катнашма ясый. Аларны полиция хезмәткәрләре табып ала.
Гаепләнүче суд утырышында үз гаебен тулысынча таныды. 2016 елның 22 гыйнварында район суды Закирҗан Ходайбирдиевкә ике еллык сынау вакыты белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Хөкем карары законлы көченә керде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев