Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Актаныш районы прокуратурасы Кәзкәй җирлеге башлыгына карата эш ачты

Актаныш районы прокуратурасы Кәзкәй авыл җирлеге башкарма комитетында "Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карау тәртибе турында"гы 59 санлы Федераль законның үтәлешен тикшерде һәм закон бозу очракларын ачыклады. Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә, теркәлгәннән соң, 30 көн эчендә җавап бирелергә тиеш булып та, тикшерү вакытына 4сенә язмача җавап бирелмәгән - 59 санлы Федераль законның 10нчы...

Актаныш районы прокуратурасы Кәзкәй авыл җирлеге башкарма комитетында "Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карау тәртибе турында"гы 59 санлы Федераль законның үтәлешен тикшерде һәм закон бозу очракларын ачыклады.
Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә, теркәлгәннән соң, 30 көн эчендә җавап бирелергә тиеш булып та, тикшерү вакытына 4сенә язмача җавап бирелмәгән - 59 санлы Федераль законның 10нчы маддәсе, 1нче өлеше; 12нче маддәсе 1нче өлеше таләпләре бозылган. Хокук бозулар Кәзкәй җирлеге башлыгы М.Хөрмәев гаебе белән килеп чыккан. Актаныш районы прокуратурасы шушы нигездә Кәзкәй җирлеге башлыгы М.Хөрмәевкә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.59нчы маддәсе буенча эш ачты. Карар һәм барлык материаллар тикшереп чара күрү өчен Актаныш районы җәмәгать судьясына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев