Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Актаныш районында 30 җинаять теркәлгән

Актаныш районы эчке эшләр бүлегендә шушы елның 19 мартына кадәр 30 җинаять, 4 марттан 19ына кадәр 64 хәбәр теркәлгән. - 10 март көнне Актаныш авылы гражданының Россия саклык банкы картасыннан 9500 сум күләмендә акчасы югала. - 22 гыйнвардан 7 мартка кадәр шушы ук банк картасыннан тагын бер гражданның 11 мең...

Актаныш районы эчке эшләр бүлегендә шушы елның 19 мартына кадәр 30 җинаять, 4 марттан 19ына кадәр 64 хәбәр теркәлгән.
- 10 март көнне Актаныш авылы гражданының Россия саклык банкы картасыннан 9500 сум күләмендә акчасы югала.
- 22 гыйнвардан 7 мартка кадәр шушы ук банк картасыннан тагын бер гражданның 11 мең сумга якын акчасы юкка чыга.
- 13 март көнне Иске Богады авылында бер йорттан 800 сумлык азык-төлек запасы урлап тотылган гражданкага карата административ беркетмә төзелә.
- 16 март көнне ирегеннән мәхрүм ителү урыныннан кайткан гражданны тикшерү барышында аның телефонының урланган булуы ачыклана.
- Эчкән хәлдә руль артына утырган 4 граждан ачыкланган.
4-19 март аралыгында 3 җинаять эше кузгатыла:
- 8 март көнне кичке сәгать 9лар тирәсендә Яңа Әлем авылында ир һәм хатын арасында тавыш чыга, нәтиҗәдә, исерек ир хатынына кул күтәрә, үтерү белән яный. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.
- Бурычлары күп җыелган гражданның җиңел машинасына суд приставлары федераль хезмәтенең Актаныш районы бүлеге хезмәткәре тарафыннан, суд карарын тормышка ашыру максатында, 2015 елның 16 ноябрендә арест салына, үзенә бу хакта язмача хәбәр ителә. Ләкин 2016 елның 28 гыйнварында бу кеше машинасын сатып җибәрә. Ышанып тапшырылган милекне законсыз сатып җибәрүе өчен бу кешегә 16 март көнне җинаять эше ачыла.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев