Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Актанышта машина йөртүче укучы баланы бәрдергән

Язгы каникуллар имин генә утеп бара дигәндә, 1 апрель көнне иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә Актанышның беренче санлы мәктәбе каршындагы җәяүлеләр юлы аша чыгып баручы 9нчы сыйныф укучысын ВАЗ-21099 а/м бәрдерә. Нәтиҗәдә, укучы бала тән җәрәхәтләре алып, хастәханәгә озатыла. Тикшерү җэшләре барышында транспорт чарасы белән идарә итүченең куркынычсыз тизлек сайламавы, һава...

Язгы каникуллар имин генә утеп бара дигәндә, 1 апрель көнне иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә Актанышның беренче санлы мәктәбе каршындагы җәяүлеләр юлы аша чыгып баручы 9нчы сыйныф укучысын ВАЗ-21099 а/м бәрдерә.
Нәтиҗәдә, укучы бала тән җәрәхәтләре алып, хастәханәгә озатыла. Тикшерү җэшләре барышында транспорт чарасы белән идарә итүченең куркынычсыз тизлек сайламавы, һава торышы шартларын исәпкә алмавы ачыклана.
Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, белгәнебезчә, юл йөрү кагыйдәләренә яңа үзгәрешләр, өстәмәләр кертелеп тора. 2015 елдан җәяүлеләр ут кайтарткыч элементлар белән йөрергә тиеш булса, бу елның мартыннан транспорт чарасы белән идарә итүчеләрдә тәүлекнең караңгы вакытында ут кайтарткыч жилетлар булуы шарт. Кагыйдәләр үтәлмәсә, алар өчен штрафлар каралган. Әмма беренче чиратта бу кагыйдәләр кеше гомерен саклап калу өчен кертелә - шуны истән чыгармасак иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев