Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Актанышта миллион сумлык кысла тоткан браконьерлар турында яңа мәгълүмат ачыкланды

Хокук сакчылары сигез кешене кулга алды, алар арасында эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре дә бар дип яза intertat.ru электрон басмасы. Татарстанда законсыз рәвештә кысла тотучылар буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Кыслалар Актаныш районында яшәүчеләрдә алынган, дип хәбәр итә ТР Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Александр Шептицкий. Искәртеп үтик, алдарак "Татар-информ"...

Хокук сакчылары сигез кешене кулга алды, алар арасында эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре дә бар дип яза intertat.ru электрон басмасы.
Татарстанда законсыз рәвештә кысла тотучылар буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Кыслалар Актаныш районында яшәүчеләрдә алынган, дип хәбәр итә ТР Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Александр Шептицкий.
Искәртеп үтик, алдарак "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, 17 октябрьдә Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре сигез браконьерны кулга алган иде. Җинаятьчеләр, Агыйдел, Чулман, Идел елгаларында кысла тотканнар һәм алар белән Россиянең үзәк регионнарын, шул исәптән Мәскәүне тәэмин иткәннәр.
Әлеге факт буенча, "Группа белән законсыз рәвештә судагы биоресурсларны тоту" һәм "Вәкаләтләрне башкарганда хокук бозу" маддәләре нигезендә җинаять эше ачыла.
Тикшерүчеләрнең мәгълүматлары буенча, браконьерлардан тартып алынган законсыз табыш 20 миллион сумнан артып киткән. Тикшерү фаразлары буенча, группаның катнашучыларына вазифаи затлар теләктәшлек күрсәткән. Гаепләнүчеләрнең ветеринария хезмәте, Татарстан Республикасы буенча Росрыболовство, полиция һәм башка шундый ведомство хезмәткәрләре белән элемтәләрен тикшерәләр.
Хокук сакчылары кулга алынучылардан 32 меңнән артык кысла тартып алалар. Моннан тыш, җинаятьчеләрне елгалардагы ятьмәләреннән 5 мең буынтык-аяклылар алына. Тикшерүдән соң аларны кире суга җибәрәләр.
Җинаять эшен тикшерү барышында әлеге эшкә, Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлекчәсе буенча оператив дежур хезмәткәре, 51 яшьлек Ирек Дәүләтов һәм 34 яшьлек Башкортстан кешесе Морад Катамадзе катнашы барлыгы ачыклана. Алар "Ришвәт бирү" һәм "Ришвәт алу" маддәләре буенча шик астына алынганнар.
Тишкерү мәгълүматлары буенча, Дәүләтов хезмәт катеры белән Актаныш районындагы елгаларны тикшерә. 2016 елның сентябрендә ул, законсыз рәвештә кысла тоткан Катамадзены кулга ала. Ир-атлар, полиция хезмәткәре браконьерга теләктәшлек күрсәтәчәк, дип килешәләр. 2016 елдан 2017 елга кадәр Дәүләтов 45 кг кысла һәм 45 мең сум акча үзләштерә.
Гаепләнүчеләрнең икесе дә гаепләрен өлешчә таныганнар.
Җавапка барлыгы алты кеше тартылган. Икесе өй арестында, тагын икесе яшәгән җирдән китү хокукыннан мәхрүм ителгән.
Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
чыганак: http://intertat.tatar/hewef_heter/aktanyshta-million-sumlyk-kysla-totkan-brakonerlar-eshe-buencha-ya-a-m-gl-matlar-achyklandy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев