Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Актанышта велосипед, коляска урлаулар бетәчәк, гомумән җинаять кылынмаячак, чөнки ...

Һәр кеше үзе яшәгән йортын, йорт биләмәләрен чиста, төзек тотарга тырыша. Чисталык сәламәтлек, яшәеш дәрәҗәсен, кешенең үзенә һәм башкаларга карата булган тәрбиясен күрсәтә. Килешәсездер: Актанышның матурлыгын һәм чисталыгын тәэмин итүдә, саклап тотуда бик күпләрнең өлеше бар. Күмәкләп өмәләр үткәрү, кар сыннары ясау, яшелләндерү, гөл-чәчәкләр, агачлар утырту һәм башкалар. Тик, ни...

Һәр кеше үзе яшәгән йортын, йорт биләмәләрен чиста, төзек тотарга тырыша. Чисталык сәламәтлек, яшәеш дәрәҗәсен, кешенең үзенә һәм башкаларга карата булган тәрбиясен күрсәтә.
Килешәсездер: Актанышның матурлыгын һәм чисталыгын тәэмин итүдә, саклап тотуда бик күпләрнең өлеше бар. Күмәкләп өмәләр үткәрү, кар сыннары ясау, яшелләндерү, гөл-чәчәкләр, агачлар утырту һәм башкалар. Тик, ни кызганыч, урам тулы чүп-чар, ватылган фонарьлар, йолкынган чәчәкләр.
Бөек җиңү көне - 9 Май таңы алдыннан бабайларга "рәхмәт" йөзеннән калдырылган шешә, чүпне әле ярый коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре бәйрәм башланганчы җыеп өлгерде.
Район сабантуенда быел халык та әзрәк кебек иде, тик чүп-чар башка елларга караганда күбрәк калды.
Әйтерсең, бар кеше аек акылын югалткан да, кеше икәнен оныткан. Ә һәммәбез дә тынычлык, чисталык, тәртип, иминлек сөя. Тәртип булган җирдә генә иминлек була. Кешеләр, аларның мөлкәте иминлеген саклау максатыннан халык күпләп була торган урыннарда видеокүзәтүләр урнаштырыла башлады.
Безнең район, республика авыл районнары арасында беренчеләрдән булып, "Куркынычсыз ишегалды" программасы кысаларында иминлек эшләрен башлап җибәрде. Район электр элемтәсе үзәге хезмәткәрләре тарафыннан, Актанышта урнашкан күпфатирлы йортларның ишегалларын, балалар мәйданчыкларын, автостоянкаларны, подъездларга керү-чыгу юлларын тәүлек буе күзәтеп, төшереп торучы видеокамералар урнаштырылды.
Подъездлардан велосипед, коляска урлаулар, транспорт чараларына зыян китерүләр, башка төр хокук бозуларны, җинаять кылуларны кисәтү, булдырмау максатында башкарыла әлеге проект. Тик шунысы бар - сакланганны гына саклыйм, ди. Төнлә дә видео төшереп тора әле дип, машинаңны бикләми генә кыйммәтле телефон, планшет, документлар калдырып, ваемсыз гына кереп китү акылсызлык булыр иде.
Видеокамералар урнаштырылды, ә аларны саклап тоту үзебездән тора. Һәр йортка җаваплы кешеләр билгеләнгән, һәр йортта активистлар яши. Күрше-тирә белән җыелган вакытта саклык буенча аңлату эшләре барса, артык булмас. Техник прогресс үсештә, без - кешеләр дә акыл, тәрбия, тәртип ягыннан сынатмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев