Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Актанышта законсыз утлы корал саклаучылар бармы?

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә 12-17 февраль аралыгында «Арсенал» оператив-кисәтү чарасы үтте. Аның максаты - законсыз кулланылышта булган утлы коралны, шартлаткыч матдәләрне, сугыш кирәк-яракларын ачыклау, алар белән бәйле җинаятьләрне кисәтү. Полиция участок вәкилләре һәм Яр Чаллы, Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Тукай районнары буенча җаваплы лицензия - рөхсәт эше буенча...

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә 12-17 февраль аралыгында «Арсенал» оператив-кисәтү чарасы үтте. Аның максаты - законсыз кулланылышта булган утлы коралны, шартлаткыч матдәләрне, сугыш кирәк-яракларын ачыклау, алар белән бәйле җинаятьләрне кисәтү. Полиция участок вәкилләре һәм Яр Чаллы, Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Тукай районнары буенча җаваплы лицензия - рөхсәт эше буенча өлкән инспектор белән берлектә чара барышында гражданнарда коралларның сакланыш тәртибе, лицензия срогы тикшерелде.
12 февраль көнне җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлекчәсе - оператив хезмәткәрләр тарафыннан Актанышта яшәүче гражданның гаражыннан 48 данә патрон алынды. Әлеге патроннар сугыш кирәк-яраклары төренә керә. РФ Җинаятьләр кодексының 222 маддәсе 1 бүлеге нигезендә, җинаять эше кузгатылды.
февраль көнне Зөбәер авылында яшәүче граждан үз теләге белән лицензиясе булган ике газ коралы тапшырды.
февраль көнне Актанышта яшәүче граждан үзе тапкан ау коралын тапшырды.
16 февраль көнне корал сакланышын тикшерү барышында Актанышта яшәүче гражданның лицензия озынайту срогын бозуы ачыкланды.
Хөрмәтле гражданнар, корал, хәрби кирәк-яраклар тапкан очракта, аларны кичекмәстән полиция бүлегенә тапшыру кирәк. Мондый әйберләрне үз иреге белән тапшыручыларга акчалата түләү, ә аларны законсыз рәвештә саклаучыларга җинаять җаваплылыгына тарту каралган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев