Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Актаныш районы хөкемдарлары 7 райондашыбызны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итте (исемлек)

Агымдагы елның 17 ноябрендә Артем Старовойтовка, 18 ноябрьдә Александр Шумиловка, 29 ноябрьдә Айдар Вәҗиевкә һәм Радик Сәлаховка, 30 ноябрьдә Рамил Хәсәншин белән Хамис Хафизовка, 1 декабрьдә Рөстәм Кәримовка карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.

       

            Татарстан Республикасы Актаныш суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать суды карары белән әлеге гражданнар административ хокук бозуда гаепле дип табылдылар һәм автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга мәхрүм ителделәр. Шулай ук алкогольле эчемлекләр кулланып руль артына утырган өчен бу гражданнар 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штрафка тартылдылар..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев