Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

Актаныш районынында хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссия утырышында: Җәзага караганда профилактика яхшырак!

Актаныш муниципаль районынында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Комиссия эшенә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.

Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышының көн тәртибенә алты мәсьәлә куелган иде. Комиссия әгъзалары аларның һәркайсы буенча тәкъдим ителгән чыгышларны игътибар белән тыңлады.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең полиция начальнигы
Марат Минһаҗев 2024 елның 3 кварталында минаятьчелек һәм хокук бозулар торышы турындагы мәгълүмат бирде, районда хокук бозулар һәм җинаятьчелек очракларын профилактикалау эше белән таныштырды.

Марат Рафаэль улы Электән хөкем ителгән затларны социаль адаптацияләү турында, рецидив җинаятьчелек дәрәҗәсен киметү буенча чыгыш ясады. 

Актаныш районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Раниза Шакирова мәгариф оешмаларында яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү юнәлеше буенча 2024-2025 уку елы башыннан оештырылган эшләр хакында сөйләде.

Агымдагы уку елында район мәктәпләрендә 2942 укучы, технология техникумында 269 студент белем ала. балалар бакчаларында 1074 бала тәрбияләнә. Бүгенгә 522 укучы һәм 85 студент эчке контрольгә куелган, балигъ булмаган балалар комиссиясендә исәптә торучылар саны икәү. Аларның берсе Актанышның беренче, икенчесе Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары. 

Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау 11 бүлекне үз эченә алган эш планы нигезендә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге белән берлектә алып барыла. Эшчәнлек Актаныш районы прокуратурасы тарафыннан июль аенда тулысынча тикшерелде.

Мәктәп-бакчаларда психологлар балалар белән даими эшли, шәхси әңгәмәләр, консультацияләр, социологик тикшерүләр үткәрелә. Бер үк вакытта ата-аналарга тәрбия юнәлешендә консультацияләр бирелә.

Укучыларның буш вакытларын калдырмау максатыннан районыбызда бик күп өстәмә белем бирү түгәрәкләре эшли. Аларда 2787 бала шөгыльләнә. 

Электән хөкем ителгән затларны социаль адаптацияләү, аларга консультатив, юридик, психологик ярдәм күрсәтү, хезмәт һәм көнкүреш төзелешенә ярдәм итү турында Россия ҖҮФХИ ТР буенча җинаять-башкарма инспекциясенең Тукай муниципальара филиалы башлыгы Розалия Имамразыева хисап тотты. 

Актаныш муниципаль районының Башкарма комитетның административ комиссиясе эшчәнлеге турында 2023 ел йомгаклары буенча һәм 2024 елның 3 кварталы эш нәтиҗәләре белән башкарма комитет каршындагы административ комиссия секретаре Алия Зарипова таныштырды.

Актаныш муниципаль районы башлыгының матбугат сәркатибе Руслан Усманов хокук бозуларны профилактикалауда массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан башкарыла торган эш 
, Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров авыл җирлеге территориясендә хокук бозулар, җинаятьләрне профилактикалау эше турында мәгълүматлар  җиткерделәр.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов һәр чыгыш ясаучының чыгышыннан соң комиссия әгъзаларының игътибарын хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә юнәлтте. Җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләрне куллануны бөтенләй тыярга кирәклеген ассызыклады. Кайбер паркларга, райондагы юл боҗраларына видеокамералар урнаштыру, эшли торганнарының урыннарын үзгәртү хокук бозуларны кисәтүдә уңай нәтиҗәсен күрсәтми калмас. Актаныш районындагы мигрантлар белән тыгыз элемтә урнаштыру, төрле диаспора вәкилләре белән рухи- мәдәни чаралар үткәрү, үзебезнең бәйрәмнәргә, мәдәни очрашуларга тарту башка милләт кешеләренә безнең җирлектәге әдәп-әхлак, эчке тәртип кагыйдәләрен тизрәк, үтемлерәк үзләштерергә ярдәм итәчәк. Ленар Рафак улы «Җәзага караганда профилактика яхшырак», дип ассызыклады. 

Казанда узачак БРИКС саммитына төрле республика, чит илләрдән кунаклар килүе көтелә. Куркынычсызлыкны тәэмин итү йөзеннән Иске Байсар авылы янындагы М7 юлында тиздән тикшерү пункты эшли башлый. 

Актаныш районы прокуроры Сергей Назаров җирлектәге халыкка социаль мошенниклар тарафыннан көннән-көн ныграк куркыныч янавын әйтте. Соңгы вакытта авылда җитәкче урыннарда эшләүчеләргә үзләрен федераль куркынычсызлык хезмәтеннән (ФСБ)  дип таныштырган затлар шалтырата башлаган. Мошенниклар кармагына капмас өчен аеруча сак булу сорала. Сергей Александрович мошенниклар белән бөтенләй элемтәгә кермәскә кушты, чөнки кешенең сөйләменә карап алар шунда ук тактиканы үзгәртә, басым ясап ярык тагарак янында калдыра.

Миллионлаган сумма акча югалтучылар арасында гади кешеләр дә, төрле югары белемле һөнәр ияләре дә җитәрлек. Прокурор мошенниклык куркынычын хезмәт коллективларына, ата-аналарга, укучыларга ныклап аңлатырга диде. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев