Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Актаныш халкы 2021 елда мошенникларга 3 миллион сум акча тоттырган

РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге штабының өлкән инспекторы Лилия Хөснуллина мошенниклар тарафыннан алданучыларның яшәрә баруын билгеләп үтте.

                Актаныш районында мошенниклык буенча 28 җинаять эше кузгатылды. Әлеге җинаятьләр аркасында район халкына килгән зыянның гомуми суммасы 3 миллион сумнан артып китә. Дистанцион рәвештә кылынган җинаятьләр дип гражданнарның банк картасында һәм счетларында сакланган акчаларын телефон һәм интернет аша урлау атала. Бу очракта җинаятьче белән зыян күрүче күрешеп сөйләшмиләр, бары тик интернет яки телефон аша гына аралашалар. Зыян күрүчеләрнең социаль статусына һәм яшенә анализ ясасакЮ 1-2 ел элек 60 яшьтән өлкәнрәкләр кырыкалдарлар тозагына эләксә, хәзер 20 яшьтән 62 яшькәчә яшьтәге кешеләр җинаять кармагына каба.

           Зыян күрүчеләр арасында югары белемле, эшләре булган, шәхси эшмәкәр, хисапчы булып эшләүчеләр дә бар. 
                 Җинаятьчеләр банк картасында яки исәп-хисап счетында булган акчаларны үзләштерү өчен төрле ысулларны кулланалар. Социаль челтәрләр, сайтлар, онлайн кушымталар кулланып урлыйлар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев