Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Актанышта 25 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр “Җәяүле” оператив профилактик чаралары үтә

Шулай ук 25 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр “Көзге каникуллар” оператив профилактик чаралары старт алды. Профилактик чаралар кысаларында Актанышның икенче санлы мәктәбенең ЮИД отряды белән “Җәяүле” ОПМ үткәрәбез.

Максатыбыз:  

-җәяүле өлкәннәребезне юлларда игьтибарлы булырга чакыру”  

- яктылык кайтаручы элементларның файдасы турында аңлату эшләре алып бару,  

- буклетлар, свэ элементлар бүләк итү; 

 9 ай эчендә Татарстанда җәяүле балалар катнашында 344 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 11 баланың гомере өзелде, 370 е төрле тән җәрәхәтләре алды. Җәяүле балалар гаебе, саксызлыгы аркасында 152 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 156 бала төрле тән җәрәхәтләре алды. Тәүлекнең караңгы вакытында 23 юл-транспорт һәлакәте  теркәлгән, аларда 25 бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Һәр өченче юл-транспорт вакыйгасы җәяүле баланың үзенең саксызлыгы аркасында килеп чыга. (Сәбәбе – олылар озатуыннан башка йөрү, куркынычсызлык күнекмәләре булмау).  

   Ун яше дә тулмаган баланың юлда ялгызы йөрүе-ул гадәттән тыш хәл. Бала юлда бары олылар озатуы астында гына куркынычсызлыкта була, ләкин ата-ананың  узенең дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәве, төп шарт булып тора. Шәхси үрнәктә үз гамәлләреңә игътибар итеп, кирәкле күнекмәләрне балаларда формалаштыру таләп ителә. 

   Фәнни тикшеренүләр нигезендә, 10 яшькә кадәрге балаларның күз күреме тар, ул өлкән яшьтәге кешедәге кебек түгел. Балаларга өлкәннәр бер карашта ала торган мәгълүматны алу өчен ике тапкыр күбрәк вакыт кирәк. Шуңа күрә юл аркылы чыкканда, аларга хәлне дөрес бәяләү өчен ике тапкыр күбрәк вакыт кирәк. Һәм, әлбәттә, баланың киеме күз күремен чикләргә тиеш түгел. Күзләренә күтәрелгән капюшоннар, бүрекләр юл аркылы чыкканда комачаулык тудыра. Шулай ук кесә телефоннары, наушниклар балаларның игътибарын читкә җәлеп итә, бәхетсезлек китереп чыгарырга нигез булып тора. 

Хөрмәтле әти-әниләр! 

   Балада транспорт культурасын формалаштырганда, өлкәннәр юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләрен дөрес тотмауларын - «хаталарын» күрсәтергә, куркыныч хәлләрне алдан күрә белергә, үз-үзеңне саклау инстинктын үстерергә өйрәтергә тиеш. Һәр бала өчен әти-әни- ул үрнәк алу объекты. Бала күңелендә, әни белән әти эшләгән барлык эшләр дә дөрес, әти-әниләргә эшләргә ярагач, димәк, миңа да ярый, дигән, дөрес булмаган фикер туа. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, ата-аналар булачак күңелсезлекнең нигезен белә торып салалар. Ата-ананың шәхси үрнәге, бала өчен аның киләчәгенә нигез салу булып тора.    

    Юл хәрәкәте кагыйдәләре, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә, җәяүлеләргә юл кырыйлары буйлап хәрәкәт иткәндә, яктылык кайтаручы элементлар йөртүне мәҗбүр итә. Торак пунктларда мәҗбүри түгел, тәкъдим генә ителә, әмма без аларны, җәяүленең кайда булуына карамастан, куллануны таләп итәбез. Машина фараларын якын утын кабызып хәрәкәт иткәндә, караңгыда җәяүлене күреп була торган ара 25-30 метрга тигез. Әгәр дә җәяүле киемендә яктылык кайтаручы элемент бар икән, бу ара фараларның якын яктысында 130-140 метрга кадәр арта, ә фараларның ерак уты яктысында 400 метрга кадәр арта. Ут кайтаручы элементлар куллану, җәяүлене бәрдерү куркынычын 65% ка киметә. Без юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре,сезгә яктылык кайтаручы элементлары булган предметлар һәм кием-салымнар, яки киемгә беркетә алган фликерлар сатып алырга киңәш итәбез.  

   Тиздән балаларның каникуллары башлана. Бу вакытта, кагыйдә буларак, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арта. Балалар белән юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймас өчен ЮХИДИ, ПДН һәм УУП хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар үткәрә, рейд барышында яшь кагыйдә бозучыларга "Тукта-синең тормыш куркыныч астында!" дигән карточкалар тутырыла. Бу карточкалар баланың уку урынына җибәрелә. Мәгариф оешмасы администрациясе, үз чиратында, укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик эш алып бара, нәтиҗәләр турында Дәүләт автоинспекциясенә хәбәр итә.  

Җәяүленең имин булуы күп нәрсәгә бәйле. Кайчак, фаҗига булгач, гаеплеләрне эзләүдән   бернинди мәгънә юк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев