Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Актаныштагы салым хезмәте вәкаләтләре Алабуга районара бүлегенә күчерелә

1 декабрьдән Россия Федераль салым хезмәтенең Актаныш районындагы бүлекчәсе эше туктатыла. Бу хакта федераль салым инспекциясенең Алабугадагы районара бүлегеннән белдерәләр.

Алабугага ук барып йөрмәс өчен Россия Федераль салым инспекциясе рәсми сайтында nalog.gov.ru  «Салым органына кабул итүгә онлайн-язылу» интерактив сервисыннан файдаланып, алдан язылырга  мөмкин.

Россия Федераль салым хезмәте салым түләүчеләр белән аралашуның контактсыз формасын, үз  сайты сервислары ярдәмендә үстерә, хәзерге вакытта 60тан артык сервис эшли. Федераль салым хезмәте сайтында интернет-сервислар, өйдән чыкмыйча гына дәүләт хезмәтләреннән файдалану уңайлыклары булдырыла. Онлайн-сервислар тормыш ситуацияләреннән чыгып эшләнә, алар салым түләүчеләрнең ихтыяҗларын күздә тотып башкарыла.

Шулай итеп, физик затлар «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» электрон сервисы ярдәмендә исәпләнгән һәм түләнгән салым түләүләренең суммалары, милек объектлары турында актуаль мәгълүматларны белә, салым хәбәрнамәләрен ала һәм бастырып чыгара, салым түләүләрен башкара, 3-НДФЛ салым декларациясен тутыра һәм җибәрә ала, салым органнарына шәхси визитсыз мөрәҗәгать итә алалар.

Салым органнары хезмәтләрен алу өчен юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр «Салым түләүченең юридик затлар яки шәхси эшмәкәр өчен шәхси кабинеты»ннан дистанцион рәвештә файдалана ала. Салым хисапларын тапшыруны да, билгеле булганча, электрон имза ачкычы булган очракта, электрон элемтә каналлары аша башкарырга мөмкин.

Моннан тыш, салым түләүчеләр күпфункцияле үзәк аша түбәндәге дәүләт хезмәтләре күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә алалар: салым түләүченең салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар түләү бурычларын үтәве турында соратып алу һәм белешмәләр; кызыксынган затларга дисквалификацияләнгән затлар реестрындагы мәгълүматлар; белешмәләр һәм документлар бирү;  транспорт салымы, җир салымы, физик затлар милкенә салым буенча салым ташламалары бирү турында физик затның гаризасын кабул итү;  3-НДФЛ формасы буенча декларацияләр җибәрү һәм башкалар. Купфункцияле үзәк аша  күрсәтелә торган салым органнарының дәүләт хезмәтләре тулы исемлеге  «Минем документлар» рәсми сайтында «Хезмәтләр» бүлегендә урнаштырылган.

Белешмәләрне Россия Федераль салым хезмәтенең бердәм телефон номеры (8-800-222-22-22 (түләүсез) аша, шулай ук инспекциянең рәсми сайтында урнаштырылган барлык телефоннар буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев