Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Алабуга» өлкән инженерын 2,5 миллион сумлык ришвәт өчен тоткарлаганнар

«Алабуга» өлкән инженеры зур ришвәт өчен тоткарланды, дип хәбәр иттеләр махсус икътисади зонаның матбугат хезмәтендә.

Аларның мәгълүматлары буенча, «Алабуга»ның шәхси иминлек хезмәте эчке тикшерү материалларын Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләренә җыеп тапшырган. Алар нигезендә инженер тоткарланган, дип яза Татар-информ.   Инженерның субподрядчы оешма җитәкчесеннән килешү буенча эшләр башкарганда яклау һәм аннан соң башкарма-техник документациягә кул кую өчен ришвәт таләп иткәнлеге ачыкланган. Ришвәт күләме 2,5 миллион сум тәшкил иткән.   Бу факт буенча тикшерү җинаять эше кузгаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев