Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алдакчылар ятьмәсеннән сакланыгыз!

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе кисәтә: соңгы вакытларда юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле мошенниклык очраклары арткан. Явыз ниятлеләр тарафыннан, гражданнарга бәлагә "тарыган" туганнары өчен ярдәм тәлап ителә дигән "үтенеч" белән шалтыратулар ешайган. Мошенниклар корбаннарына (кагыйдә буларак, әлеге корбан өлкән яшьтәге кеше була) шалтырата һәм якын туганы юл-транспорт һәлакәте ясаган,...

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе кисәтә: соңгы вакытларда юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле мошенниклык очраклары арткан. Явыз ниятлеләр тарафыннан, гражданнарга бәлагә "тарыган" туганнары өчен ярдәм тәлап ителә дигән "үтенеч" белән шалтыратулар ешайган.
Мошенниклар корбаннарына (кагыйдә буларак, әлеге корбан өлкән яшьтәге кеше була) шалтырата һәм якын туганы юл-транспорт һәлакәте ясаган, зыян күрүчеләр дә бар, дип хәбәр итә. Үзен Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре дип таныштырган җинаятьче килеп туган әлеге "ситуацияне" уңай якка хәл итүнең "ысулын" да аңлата: янәсе "гаепле" туганнары өчен күпмедер күләмдә акча түләсәләр, ул кылган "җинаяте" өчен бернинди җаваплылык та алмаячак. "Тиешле" акчаның төгәл суммасын, шулай ук аны кайда һәм кайчан тапшыру кирәклеген дә әйтәләр. Акчаны "ярдәм итүчеләргә" тапшырып, күпмедер вакыт узганнан соң, чынлыкта бернинди дә юл-транспорт һәлакәте булмаганлыгы, акчаның исә мошенниклар кулына эләккәнлеге ачыклана.
Узган елның 27 ноябрендә Чаллы шәһәрендә була бу вакыйга. Билгесез кеше 1960 елгы гражданның кәрәзле телефонына шалтыратып, үзен эчке эшләр органы хезмәткәре дип таныштыра һәм "улыгыз юл-транспорт һәлакәтенә юлыкты" дигән сылтау астында 100000 сум күләмендә акчага ия була. Улы өчен борчылган ата әлеге сумманы түләү терминалы аша берничә кәрәзле телефон счетына күчерә.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 29 февраль, 2012 16 (9661) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев