Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алдакчылар ятьмәсеннән сакланыгыз!

Төрле мәгълүмат чаралары аша кисәтүгә карамастан, әле һаман алдакчылар капканына эләгәбез

Төрле мәгълүмат чаралары аша кисәтүгә карамастан, әле һаман алдакчылар капканына эләгәбез. Хәләл көч белән тапкан акчалардан колак кагабыз. Алдакчылар күбрәк өлкән буынны төп башына утырта. Нәрсә әйтсәң, нәрсә эшләсәң дә ышана шул алар.
Районыбызның бер авылында яшәүче өлкәнебез дә күп күләмдә акчаларын чегәннәр кулына " тапшыра". " Телефоныңа тимә, тисәң-үләсең!"-дип куркыталар аны. Райондашыбызның вакыттыннан алда, әлбәттә, якты дөньяны ташлап китәсе килми. Таң атканын көтеп, нәкъ чегәннәр өйрәтеп калдырганча, икенче көнне генә шалтыратып, акча урлауларын хәбәр итә. 
Әле һаман шул алдакчыларга ышанабыз, җәмәгать. Ходай биргән гомерне ниндидер урамнан кергән чегән сүзләре генә өзә алмый бит. 
Күрше-тирәдә яшәүчеләргә, якыннарыбызга, әти-әниләребезгә игътибарлы булсак иде. Уяу булыйк!! Алдыкчылар корбаны булырга язмасын һәммәбезгә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев