Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алдана күрмәгез!

Беркемгә дә акча бирмәгез!

Сезнең исемгә мошенниклар кредит алырга җыена, без сезгә ярдәм итәбез" яки «акчаларыгызны арттырабыз» диюче беркемгә дә акча бирә күрмәгез дип кисәтә полиция хезмәткәрләре. Югыйсә, шундый капканга эләгүче иптәшләр таныш-белешләр арасында да арта.

Аларның берсе сөйләвенчә, мошенниклар үзләрен банк хезмәткәре дип таныштыралар. Алар кеше исеменә кредит рәсмиләштерелүен хәбәр итәләр. Бу хәлдән коткару юлы барлыгын әйтәләр һәм, кредит алып, акчаларны фәлән исәпкә күчерергә кушалар. «Инвестицияләр» ярдәмендә җиңел акча эшләү ысулына да ышанасы юк. 


Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге тарафыннан да таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез дип кисәтәләр. Танышларыгыз номерыннан шикле шалтырату, смс-хәбәр яки социаль челтәрләрдә язма алсагыз, аларга шәхси шалтыратып хәлне ачыклагыз. Шикле сылтамалар аша кермәгез. Телефоннарыгызга шикле кушымталар урнаштырмагыз, ди хокук саклаучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев