Актаныш

Алданабыз

Кешене алдап, акчасына ия булучыларны мошенниклар дип йөртәләр. Җинаятьләр төре буенча караганда, мошенниклык социаль һәм икътисадига бүленә. Соңгы вакытта социаль мошенниклык киң таралды. Пенсия, почта, социаль, коммуналь һәм башка хезмәтләрдән дип, өлкән яшьтәге кешеләрнең йортларына үтеп керәләр. Халыкка аңлату эшләре алып барган вакытта, йортларга бернинди каршылыксыз керергә мөмкинлегенә үзебез дә...

Кешене алдап, акчасына ия булучыларны мошенниклар дип йөртәләр. Җинаятьләр төре буенча караганда, мошенниклык социаль һәм икътисадига бүленә. Соңгы вакытта социаль мошенниклык киң таралды. Пенсия, почта, социаль, коммуналь һәм башка хезмәтләрдән дип, өлкән яшьтәге кешеләрнең йортларына үтеп керәләр. Халыкка аңлату эшләре алып барган вакытта, йортларга бернинди каршылыксыз керергә мөмкинлегенә үзебез дә ышандык. Еш кына өй ишекләре бикләнми кала, бикләнсә дә, кемлегебезне, кайсы оешмадан килүебезне тикшереп, сорап тормыйлар, ачып кертәләр.
Халыкның уяулыгын, явыз ниятлеләр, алданулар турында ни дәрәҗәдә хәбәрдарлыгын тикшерү максатында, бер йортка кердек. Үзебезне, пенсия фондыннан, дип таныштырдык. "Халыкка аңлату эшләре алып барабыз, акчада үзгәрешләр була. Булган акчагызны китерегез, яңага алыштырабыз", - дип, шактый гына акчаларына ия булдык. Кибетләрдә сатылучы уенчык акча тоттырдык үзләренә. Рәхмәтләр әйтешеп, саубуллаштык. Бераздан кереп, кабат аңлату эшләре үткәргәч, акчаларны алмаштык.
Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә ятьмәгә эләгүчән. Бигрәк тә, Интернет аша алдау очраклары ешайды. Хәзер җайлы бит - сатыласы товарың турында интернет-белдерү битенә язып куясың да, сатып алучыны гына көтәсең. Анысы да тиз табыла (әлбәттә, ул үзе турында дөрес мәгълүмат бирми), ике яклы килешү турында сөйләшүләр башлана. Товарын сатучы үз банк картасының номерын әйтә, сатып алучы код номерын да сорап ала, шуннан соң акча күчерәчәген әйтә. Акча күчәргә тиеш, дип көтә сатучы кеше. Тик алдакчыны синең товарың кызыксындырмый, аңа бары банк картаңның хисап һәм башка номерлары гына кирәк, картаңдагы булган бар акчаңны да алып бетерә. Шундый берничә факт буенча район полиция бүлегендә җинаять эше кузгатылды.
Мобиль банк аша мошенниклык очраклары ешайды. Район полициясенең дежур бүлегенә банк картасыннан акча урлатулары турында мөрәҗәгать итүчеләр бар. Билгеле булганча, мобиль банк хезмәтеннән файдалану (коммуналь түләүләр, акча күчерү өчен һ.б.) үз теләгең белән гариза язып башкарыла, анда телефон номеры күрсәтелә. Банк картасы хисабындагы акчаның күпме тотылуы, хәрәкәте турында телефонга смс-хәбәрләр килә. Уңайлы һәм гади кебек. Әмма, клиент телефонын югалткан, урлаткан яки телефон номерын үзгәрткән очракта, кәрәзле элемтә операторы "буш" номерны башка кешегә бирә. Ә элекке хуҗасы банкка гариза язып, бу номердан мобиль банк хезмәтен аертырга оныта. Нәтиҗәдә, башка берәү синең банк картасы хисабындагы акча белән идарә итә башлый. Үзегез башкармаган акча хәрәкәте турында смс-хәбәр килүгә, банк картасыннан файдалануны туктатып
торырга (заблокировать) кирәк.
Хөрмәтле гражданнар, нинди генә уңайлы хезмәтләрдән файдалансагыз да, уяулыкны югалтмагыз. Үз мөлкәтегезгә үзегез хуҗа булыгыз.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: