Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алдау, алданулар дәвам итә

Мошенниклар үз эшләрен дәвам итә. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы сайтында социаль мошенниклык турында даими рәвештә хәбәр ителә. Халыкны алдап, акчаларына ия булуны максат итеп куйган мошенниклар, яңа төр алымнар белән беррәттән, үз-үзләрен "аклаган, ышанычлы" ысулларын да онытып бетермиләр. Шундыйлардан, авария ясаган туганны алып калу, полициягә эләккән оныкны коткару, бозым...

Мошенниклар үз эшләрен дәвам итә. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы сайтында социаль мошенниклык турында даими рәвештә хәбәр ителә.
Халыкны алдап, акчаларына ия булуны максат итеп куйган мошенниклар, яңа төр алымнар белән беррәттән, үз-үзләрен "аклаган, ышанычлы" ысулларын да онытып бетермиләр. Шундыйлардан, авария ясаган туганны алып калу, полициягә эләккән оныкны коткару, бозым чыгару һәм башкалар. Акча сорап, кәрәзле телефонга да, өй телефонына да шалтыраталар, күзгә карап та акчаны алып китәләр. Иң аянычы - беркатлылыкмы, ышанучанлыкмы, артык хислелекме - кеше ышана, хәбәрне тикшереп тормый, акчаны тизрәк явыз ниятлеләр әйткән номерга күчереп куя, я кулына биреп җибәрә. Мошенниклар, бигрәк тә, өлкән яшьтәге кешеләрне корбан итеп сайлыйлар. Шунлыктан, әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз белән сөйләшеп-күрешеп, хәлләрне сорашып торыгыз, дип, балаларга, оныкларга мөрәҗәгать итәбез.
Алдана күрмәгез дип, тагын бер кат киңәш-үгетләребезне җиткерәбез.
- Суыгызның чисталыгын тикшереп чыгыйк әле, диючеләрне тупсагыздан үткәрергә ашыкмагыз. Ник дигәндә, су чистарта торган фильтр урнаштырганнан соң, чисталыгын сынап карау өчен сезгә дару салынган су тәкъдим итәчәкләр, шуннан соң байлык-мөлкәт тә юкка чыгачак.
- туганыгыз яки танышыгыз бәлагә юлыкты, аны коткару өчен зур суммада акча кирәк, дип хәбәр итәләр икән - ышанмагыз. Полициягә шалтырату кирәкми, дигәнгә карамастан, сезгә, кичекмәстән, полиция бүлеге, туганнарыгыз белән элемтәгә керергә кирәк.
- приз уйнату чакыруларына, тәэсире могҗизалы дарулар, арзанга гына ашамлык, башка кирәк-яраклар сатып алырга чакыралар икән - ризалашмагыз. Бушлай сырның кайда булуы билгеле.
- бозым чыгару, күз тиюләрне бетерү, күрәзәлек итү, киләчәкне әйтү тәкъдимнәренә ризалашмагыз, чөнки бу сезнең акчаларыгызга ия булуның бер ысулы гына.
- коммуналь түләү, штраф түләү квитанцияләрен игътибар белән тикшерегез. Акчаларыгыз башка исәп-хисап счетларына күчә күрмәсен.
- ишегегезне таныш булмаган кешеләргә ачмагыз, хәтта алар үзләрен полиция, хастаханә, райгаз, халыкны яклау үзәге һәм башка оешмалардан, дип әйтсәләр дә, хәтта кигән киемнәре хезмәтләренә туры килсә дә. Чынлап та әлеге белгечләрне, хезмәткәрләрне сезгә җибәргәннәрме - оешмаларына шалтыратып белешегез. Кичектергесез ярдәм күрсәтү хезмәте телефоннары (өй телефоныннан шалтыратканда бушлай): 01 - янгын сүндерү хезмәте, МЧС; 02 - полиция; 03 - ашыгыч медицина ярдәме; 04 - газ хезмәте. Бердәм коткару телефоны (кәрәзле телефоннан бушлай): 112.
- банк картагызның блокировкалануы турында хәбәр алсагыз, нинди дә булса күрсәтмәне үтәргә ашыкканчы, "кайнар линия" буенча үзегезнең банкка шалтыратыгыз (телефон номеры банк картасының арткы ягына язылган).
- урамда сезнең белән таныш булмаган кешеләр сөйләшергә, танышырга теләсәләр, уяулык һәм саклык күрсәтегез, йортыгызга аларны алып керә күрмәгез.
- әгәр дә кемнеңдер сезне алдарга теләге барлыгы турында шигегез булса, шикле кешеләр турында мәгълүматыгыз булса, кичекмәстән полиция бүлегенә шалтыратыгыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев