Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алганда сак бул

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе яңа транспорт хуҗаларына транспортларын элекке хуҗалары барлыгында теркәү эшләрен башкаруны киңәш итә. 2013 елның 15 октябреннән транспорт чараларын теркәүне башкаруда административ регламентка үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә, машинаны дәүләт автоинспекциясендә исәпкә кую процедурасы шактый гадиләштерелде. Шул ук вакытта, сату-алу шартнамәсен төзегәндә ялган сатучылар яки сатып...

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе яңа транспорт хуҗаларына транспортларын элекке хуҗалары барлыгында теркәү эшләрен башкаруны киңәш итә.
2013 елның 15 октябреннән транспорт чараларын теркәүне башкаруда административ регламентка үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә, машинаны дәүләт автоинспекциясендә исәпкә кую процедурасы шактый гадиләштерелде. Шул ук вакытта, сату-алу шартнамәсен төзегәндә ялган сатучылар яки сатып алучылар белән артык проблемалар туа.
Шуны да әйтеп узарга кирәк, яңа хуҗа теркәү эшләрендә үзенең бурычларын үтәмәгән очракта, бәйле булган барлык чыгымнар да - юл салымы, административ штрафлар, шул исәптән камера ярдәмендә теркәлгән штрафлар, һәм башка төр бурычлар да элекке хуҗа өстендә кала.
Шулай ук, транспорт чарасына ия булган яңа хуҗаның да бу эш башкарылышында яңа мәшәкатьләре дә килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, әгәр дә транспорт чарасы залогка калдырылса яки башка төрле башкарылышта булса, исәпкә куеп булмый. Яңа хуҗа, әлбәттә инде, бу турыда ЮХИДИ бүлекчәсендә генә белә. Бу мәшәкатьле эш бик күп көч һәм вакыт таләп итә.
Шундый очракларны булдырмас өчен, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе идарәсе элекке һәм булачак транспорт ияләренә исәпкә кую эшләрен сату-алу шартнамәсен төзү белән шундук эшләргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев