Кеше һәм закон
Анадан баласын тартып алганнар
Әлеге хәл Чаллыда булган. 40 яшьлек хатын-кызга карата аналык вазифаларын башкармаган өчен җинаять эше кузгатылган.
Шәһәрнең Сидоровка бистәсендә яшәүче әлеге хатын-кызның 4 яшьлек улы БЦП белән авырый. Тикшерү барышында аның авыру баласын кайгыртмавы, тиешле тәрбия күрсәтмәве ачыкланган: улына кирәкле тренажерлар, хәрәкәтен җиңеләйтә торган җайланмалар да сатып алмаган. Алай гына да...
Әлеге хәл Чаллыда булган. 40 яшьлек хатын-кызга карата аналык вазифаларын башкармаган өчен җинаять эше кузгатылган.
Шәһәрнең Сидоровка бистәсендә яшәүче әлеге хатын-кызның 4 яшьлек улы БЦП белән авырый. Тикшерү барышында аның авыру баласын кайгыртмавы, тиешле тәрбия күрсәтмәве ачыкланган: улына кирәкле тренажерлар, хәрәкәтен җиңеләйтә торган җайланмалар да сатып алмаган. Алай гына да түгел, әлеге хатын-кыз физик кимчелекләренә күрсәтеп, сабыйны кимсетергә дә оялып тормаган. Хокук сакчылары ачыклаганча, әни кеше үзе дә әхлаксыз тормыш алып барган.
Хәзер аңа Җинаять кодексы буенча 3 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Улын балалар йортына урнаштырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев