Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Авария нәтиҗәсендә, фура кабинасы өзелеп, юлга килеп төшкән!

Машина йөртүче үзе дә шунда булган, димәк.

Көн тудымы, теге яки бу районнан һаман саен коточкыч һәлакәтләр турындагы хәбәрләр килеп тора. Хәзер андый һәлакәтләрне яшереп калып та булмый: социаль челтәрләрдә шунда ук фото яки видеолар барлыкка килә.

Казан - Чаллы автоюлындагы авария хакында да челтәрләрдә хәбәрләр шактый булды. 12 июнь көнне Уразбахта авылынан ерак түгел булган урында фура кабинасының юлда ятуын төшергән фотолар пәйда булды. Баксаң, әлеге фура юлда барган (яки туктап торган) юл хезмәте машинасының прицебына килеп бәрелгән. Бәрелү шул дәрәҗәдә көчле булган ки, фураның кабинасы өзелеп чыгып, юлга килеп төшкән. Машина йөртүче үзе дә шунда булган, димәк. Төрле тән җәрәхәтләре алып, ул хастаханәгә озатылган.
 

Юлларда сак булсак иде!


Shahrikazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев