Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ай дәвамында әллә ниләр булган

Үтерү белән янаган өчен 3 җинаять эше кузгатылган.

Хуҗасыз ятса, велосипед та, триммер печән чапкычы да, хәтта оясы белән бал кортлары да “аяклана”. Агымдагы елның август аеннан сентябрьнең 7 сенә кадәр район эчке эшләр бүлегендә урлашу буенча 9 җинаять эше кузгатылган.

Уразай авылында яшәүче бер угры Актанышка килеп күпфатирлы йорттан велосипед урлаган. Әлегә билгесез зат. Такташ урамында яшәүче авылдашыбызның ике көпчәкле дустын урлап, шулай ук җәяүлегә калдырган. Юбилей урамында яшәүче авылдашыбызның ишегалдыннан берәү печән чапкычын алып чыгып киткән. Билгесез затлар Иске Балтач авылы янында урман аланында торган 3 бал корты оясын урлаган. Ай дәвамында шулай ук, 2 телефон һәм 2 акча урлау очраклары теркәлгән. Әлбәттә, эш урыныннан файдаланып кесә ягын калынайтучылар да бар. Механизатор булып эшләгән бер райондашыбыз 4660 сумлык ягулыкны үзләштереп харап булган. Исемен дә, оешмасын да язып тормыйбыз. Ояты ни тора. 
 

Ай дәвамында үтерү белән янаган өчен 3 җинаять эше кузгатылган. Актанышта яшәүче И кулына пычак алып тормыш иптәшенә карата үтерү сүзләре белән янаган. Авылдашыбыз  шулай ук абыйсына карата үтерү сүзләре белән янап, муеныннан буган. Мари Суыксу авылында яшәүче туганнар арасында да низаг чыгып, энесе апасына карата үтерү сүзләре белән яный һәм шул сәбәпле җинаять эше кузгатыла. 

Әлбәттә, арабызда сүз белән генә тыелып калмаганнар да бар. Кешегә сугып төрле тән җәрәхәтләре китергән өчен 5 җинаять эше кузгатылган. Актаныш авылында яшәүче бер ханым икенчесенә пычак белән сугып, үтерү сүзләре белән янап җиңелчә зыян китерә. Мари Суыксу авылында яшәүче райондашыбыз тормыш иптәшенә кадак суыргычы белән сугып сәламәтлегенә авыр зыян сала.

Исерткеч эчемлек кулланып автомобиль белән идарә иткән өчен 2 райондашыбызга карата җинаять эше кузгатылган. 15 кеше җәяүлеләр сафын тулыландырган. 

Административ практика буенча ай дәвамында 90 беркетмә төзелгән. Аның саллы өлешен коронавирустан саклану таләпләрен үтәмәүчеләргә карата төзелгән беркетмәләр алып тора. Алар  - 54. Җәмәгать урынында исерек хәлдә йөрүчеләргә карата – 9, наркотик матдәләр кулланган өчен – 1, кеше мөлкәтенә зыян китергән өчен – 7, сугу – 7, ялган хәбәр биреп эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен чакырткан өчен - 3 һәм башка тәртип бозуларга карата беркетмәләр төзелгән.

Ай дәвамында 40 юл-транспорт һаләкәте теркәлгән. 4 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, 1 кеше үлгән. 

Башка фаҗигаләргә килгәндә, ай дәвамында Киров һәм Актаныш авылында  2 мунча янды. 26 август көнне ут белән саксыз куллану аркасында Түке авылында 80 кип печән янып көлгә әверелде. 6 сентябрь көнне Такталачык авылында “Таң” хуҗалыгының комбайнына ут кабып, тулысы белән янып бетте. 11 ел иген-кырларны гизгән корабны коткарып кала алмыйлар. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев