Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балаларны зарарлы мәгълүматтан саклаячакбыз

Дәүләт думасында 2010 елның декабрендә кабул ителгән "Балаларны сәламәтлеккә һәм үсешкә зыян салучы мәгълүматтан саклау" турындагы канун 1 сентябрьдә гамәлгә керә. Канун нигезендә, телевидение тапшыруларына, тамашачыларның яшенә карап, махсус тамга куелачак. Әлеге тамга тапшыру яки фильм башланыр алдыннан экранда кимендә сигез секунд торырга тиеш, дип хәбәр ителә. Бу радио һәм...

Дәүләт думасында 2010 елның декабрендә кабул ителгән "Балаларны сәламәтлеккә һәм үсешкә зыян салучы мәгълүматтан саклау" турындагы канун 1 сентябрьдә гамәлгә керә.
Канун нигезендә, телевидение тапшыруларына, тамашачыларның яшенә карап, махсус тамга куелачак. Әлеге тамга тапшыру яки фильм башланыр алдыннан экранда кимендә сигез секунд торырга тиеш, дип хәбәр ителә. Бу радио һәм телепрограммаларга да күпмедер үзгәреш кертәчәк: аларны трансляцияләгәндә мәгълүмати продукциянең билгесе күрсәтелү мәҗбүри, һәм әлеге тапшыруның чикләнелеше хакында язмача кисәтү урнаштырылырга тиеш. Мәсәлән, ТНВ каналында күрсәтелүче "Халкым минем...", Туган җир" тапшыруларын 12 яшьтән узганнарга карау рөхсәт ителә. Телепрограммада бу тапшырулар исеме янына "12" саны һәм " +" тамгасы куелачак. Ә менә мәхәббәт сериалларын 16 яшьтән узганнар гына тамаша кыла алачак.
Яңа канун Россиянең һәр телеканалына да кагыла.
Россиядә мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүмат чаралары эшен күзәтүче Роскомнадзор комитеты мәгълүмат чараларындагы сүгенү сүзләре өчен акчалата җәзага тартырга тәкъдим итә.
Һәр буын сабые яраткан "Ну, погоди!" мультфильмын, яңа канун нигезендә, 18 яшьтән генә карарга ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев