Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Баласын тиешенчә тәрбияләмәүчеләрне җинаять җаваплылыгы көтә

РФ Гаилә кодексының 63 маддәсе нигезендә, ата-аналар үз балаларын тәрбияләргә тиеш. Алар балаларының сәламәтлеген, психик һәм рухи үсешен кайгыртырга бурычлы. Балаларының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозган ата-аналар административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла. Законны үтәмәүчеләргә 100дән 500 сумга кадәр штраф яный. Балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәү яки бөтенләй үтәмәү, балаларга карата...

РФ Гаилә кодексының 63 маддәсе нигезендә, ата-аналар үз балаларын тәрбияләргә тиеш. Алар балаларының сәламәтлеген, психик һәм рухи үсешен кайгыртырга бурычлы. Балаларының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозган ата-аналар административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла. Законны үтәмәүчеләргә 100дән 500 сумга кадәр штраф яный.
Балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәү яки бөтенләй үтәмәү, балаларга карата рәхимсез мөнәсәбәт ата-аналарны яки балаларны тәрбиягә алган затларны җинаять җаваплылыгына тартуга китерә. Шулай ук бу педагогларга, медицина өлкәсендә эшләүчеләргә, социаль хезмәткәрләргә һәм балигъ булмаганнар белән эшләүче башка оешмалар хезмәткәрләренә дә кагыла.
Бурычларны үтәмәү дигәннән, түбәндәгеләрне аңларга кирәк: тәрбияләү җитмәү яки бөтенләй булмау, баланың физик, психик һәм рухи үсешенә, ихтыяҗларына игътибар бирмәү, сәламәтлегенә, куркынычсызлыгына, укуына, шөгыльләренә салкын карау.
Балаларга рәхимсез мөнәсәбәт ул физик һәм психик көч куллану, җенси кагылгысызлык кына түгел, ә баланы кимсетү, түбәнсетү, аларны эксплуатацияләү, азыктан, киемнән, йокыдан һәм ялдан, медицина ярдәменнән мәхрүм итү дә.
Мондый гамәлләр өчен ата-ананы яки баланы тәрбияләү өчен җаваплы башка затны 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү көтә. Шул ук вакытта ул 5 ел дәвамында билгеле бер вазифаларны алып бара һәм билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнә алмаячак.
Гаилә турындагы закон балигъ булмаган балаларны тәрбияләү буенча ата-аналык хокукыннан мәхрүм итүне дә карый. Мондый ата-аналар баласы белән туганлыгын, аннан киләчәктә ярдәм алу хокукын, шулай ук балаларга бирелә торган дәүләт пособиеләрен һәм ташламаларын югалталар, ләкин балаларын тоту буенча бурычларыннан азат ителмиләр.
чыганак: http://www.tukai-rt.ru/tt/the-news-tat/item/18556-balasyin-tieshenchә-tәrbiyalәmәүchelәrne-җinayat-җavaplyilyigyi-kөtә.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев