Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бармак эзенә карап...

Тормыш дигәнең без теләгәнчә генә бармый. Бәла аяк астында дигәндәй, уйламаган-көтмәгән җирдән бар дөньяңның асты-өскә килә дә куя. Бәхетсезлек очрагы корбанына әйләнү, хәтер югалып, чит-ят җирдә ялгызың калу кебек аяныч хәлләр килеп туса, кешенең шәхесен документларсыз ачыклау мөмкин түгел. Документларның үзләрен югалту очраклары да җитәрлек. Менә шундый көтелмәгән шартларда дактилоскопия...

Тормыш дигәнең без теләгәнчә генә бармый. Бәла аяк астында дигәндәй, уйламаган-көтмәгән җирдән бар дөньяңның асты-өскә килә дә куя. Бәхетсезлек очрагы корбанына әйләнү, хәтер югалып, чит-ят җирдә ялгызың калу кебек аяныч хәлләр килеп туса, кешенең шәхесен документларсыз ачыклау мөмкин түгел. Документларның үзләрен югалту очраклары да җитәрлек. Менә шундый көтелмәгән шартларда дактилоскопия (кешене бармак эзләре буенча ачыклау) бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә. РФ Эчке эшләр минстрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге полиция башлыгы урынбасары Алсу Хисмәтова белән әңгәмәбез нәкъ шушы хезмәт хакында.
- Дактилоскопия җинаятьчеләрне ачыклау, криминалистика өлкәсендә иң киң таралган алым санала. Инде менә яңа үрнәктәге паспортларга да бармак эзләре турында мәгълүмат урнаштырыла, сканер белән җиһазланган сейфлар, компьютерларда шифр җайланмалары киң кулланышта, хәтта кибетләрдә бармак белән басып, сканер аша түләү мөмкинлеге барлыкка килде.
- Әйе, боларга өстәп, документлары бозылган яки югалган вакытта, бәхетсезлек очракларында, су басу, жир тетрәү, янгын, террорчылык актлары, һава, тимер юл һәлакәтләрендә зыян күргәннәргә дактилоскопик теркәлү үткән һәр кешенең шәхесен ачыклау гарантияләнгән.
Бигрәк тә, хәтерен югалткан кеше үзе турында берни дә әйтә алмаганда, дактилоскопия аның туганнарына ярдәм итәргә мөмкин. Күреп торабыз, дөньялар тыныч түгел. Шуңа да карамастан, гел хәрәкәттә үзебез, илдән-илгә сәяхәт кылабыз, ял итәргә барабыз. Андыйларга бармак эзләрен тапшыру аеруча мөһим.
- Бу гамәлнең кирәклеген, мөһимлеген аңлаганнар дактилоскопик теркәлү үтү өчен нинди документлар җыярга тиеш?
- Ирекле дактилоскопик теркәлү үтү турында гариза, РФ гражданы паспорты, 14 яше тулмаган гражданнарга туу турында таныклык. Дактилоскопия үткәннән соң, гражданга шул турыда белешмә бирелә.
- Документларны тапшыру юллары?
- Гаризаны район полиция бүлегенә килеп яисә электрон вариантта биреп була. Монын өчен интернет браузерда https://www.gosuslugi.ru адресын жыясыз, теркәләсез. Телефоныгызга код-хәбәр килә, шуны язып, шәхси кабинетка керәсез, анда соралган тиешле мәгълүматны күрсәтәсез. Паспорт һәм иминият таныклыгы (СНИЛС) номерлары языла. Шуннан соң автомат рәвештә шәхси мәгълүматны тикшерү башлана, телефоныгызга соныннан тагын бер хәбәр килә. Шәхесне раслау процедурасын (подтверждение личности) үтәр өчен бер атналап вакыт узачак. Бу этаплар артта калганнан соң, электрон вариантта гариза бирә аласыз. Монын өчен Дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча бердәм портал (Единый портал оказания государственных услуг) адресы буенча "керү" клавишына басып, телефон номеры һәм пароль языла. Порталга кереп, "шәхси кабинет"та "идарә органнары" ("органы власти") клавишына басасыз, "МВД РФ"ны сайлыйсыз, һәм "ирекле дактилоскопик теркәлү үтү"гә керәсез. Бер тәүлектән соң, район полиция бүлегеннән җаваплы хезмәткәр сезнең белән элемтәгә керер.
Дактилоскопик теркәлү РФ Конституциясе буенча кеше хокукы һәм иреге таләпләрен күздә тотып үткәрелә. Әлеге хезмәт түләүсез, ул сәламәтлеккә бернинди зыян китерми. Тулырак мәгълүмат алу өчен 3-04-02, 3-09-14 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев