Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Беренче балага ана капиталы февральдән 40 646 сумга арткан

Беренче балага капитал алган, аннары тагын бер бала тапкан яки уллыкка алган ата-аналар өчен дәүләт ярдәме күләме өстәмә рәвештә арта.

               Беренче балага ана капиталы февральдән  40 646 сумга арткан һәм хәзер 524 527,9 сум тәшкил итә. Икенче бала 2020 елга кадәр туган яки уллыкка алынган ике балалы гаиләләрдә сертификат рәсмиләштерелмәгән яки аннан бер тапкыр да файдаланылмаган очракта ике балалы гаиләләргә дә шундый ук сумма тиеш. Гаиләдә ике бала да 2020 елдан соң туган булса, ана капиталының күләме индексациядән соң  53 712,27 сумга арткан  һәм  693 144,1 сум тәшкил итә.

              Беренче балага капитал алган, аннары тагын бер бала тапкан яки уллыкка алган ата-аналар өчен дәүләт ярдәме күләме өстәмә рәвештә арта. Быел ана капиталы индексация хисабына 168 616,2 сумга арткан. Әлегә ана капиталыннан файдаланмаган гаиләләрнең акчалары шулай ук бу айдан индексацияләнгән. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды органнары тарафыннан ана (гаилә) капиталына 355,1 мең сертификат бирелде, шуларның 31,2 меңе 2021 елда рәсмиләштерелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев