Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Беркетмә саны кадерлеме, әллә кеше күңелеме?

Административ комиссия утырышында булып кайтканнан соң төннең уртасына кадәр күземә йокы кермәде. Сәгать уклары 12нең аргы ягына авышканчыга кадәр үз-үзем белән бәхәсләшеп, әле бер, әле икенче якка боргаландым. Җанымда ике "мин" кызып-кызып әрепләште. Хәер, берсе "мин" дә түгел иде бугай аның. Ниндидер таныш та, таныш та булмаган икенче бер тавыш....

Административ комиссия утырышында булып кайтканнан соң төннең уртасына кадәр күземә йокы кермәде. Сәгать уклары 12нең аргы ягына авышканчыга кадәр үз-үзем белән бәхәсләшеп, әле бер, әле икенче якка боргаландым.
Җанымда ике "мин" кызып-кызып әрепләште. Хәер, берсе "мин" дә түгел иде бугай аның. Ниндидер таныш та, таныш та булмаган икенче бер тавыш.
Комиссия каршында, бәгыре әрнүенә түзә алмый сулкылдап утыручы олы гына яшьтәге апаның яңаклары буйлап аккан күз яшьләре тамагыма ачы төер булып утырган иде. Әллә аныкы, әллә минем йөрәктән тамган күзгә күренмәс яшьләр...
Урам якта, коймасы буенда киселми яткан берникадәр утын өчен авылның участок вәкиле беркетмә төзеп киткән икән аңарга. Ә беркетмә нәтиҗәсе исә - апага законда каралган ике мең сум күләмендәге акчаны банкка илтеп түлисе.
- Яңарак кына хастаханәдән чыктым. Операция ясаттым, - дип елый апа. - Койма буена өелергә тиеш түгеллеген белмәдем бит. Ишегалдына ташып бетердек инде ул бүрәнәләрне...
Әлеге язмада штрафка тартылган, законны "куркыныч" рәвештә бозган гражданнарның исем-фамилияләрен дә, авылларын да күрсәтмәскә уйладым. Гәрчә, суд карары үз көченә кергәннән соң исемләп язарга тулы хокукыбыз булса да... Кирәкми. Эшләргә, яшәргә тырышкан авыл халкы мондый ук бәгырьсезлеккә лаек түгелдер. Әнә, бер гаиләгә бакча артына тирес чыгарып өйгән өчен янә беркетмә төзегән тәртип сакчысы. Кабат ике мең штраф.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 20 апрель, 2012 31 (9676) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев