Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бүген прокурор күзәтчелеге институтына нигез салынуга 300 ел тулды

ТР Премьер-министры Алексей Песошин ведомствоны һәм аның хезмәткәрләрен юбилей белән котлады.

            Быел прокурор күзәтчелеге институтына нигез салынуга 300 ел тулды. Ул Петр чорында барлыкка килде һәм шул вакыттан бирле теләсә нинди, хәтта иң катлаулы вакытларда да, закон сагында тора, дип белдерде, ведомствоны һәм аның хезмәткәрләрен юбилей белән котлап, ТР Премьер-министры Алексей Песошин.

             «Бүген прокуратура — безнең илнең хокук саклау системасының төп институтларының берсе, ул законлылык һәм хокук тәртибе принципларын саклый», — дип искәртте ул.

            Песошин прокуратура органнарының төп бурычлары — гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау, җинаятьчелеккә каршы компромиссыз көрәш булды һәм шулай булып кала да, диде.

Реклама

               «Республика җитәкчелеге сезнең авыр, әмма намуслы хезмәтегез, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертүегез өчен ихластан рәхмәт белдерә», — дип өстәде ул.

               Ахырда Премьер-министр ведомство хезмәткәрләренә һәм ветераннарына сәламәтлек, бәхет һәм сайланган эштә яңа казанышлар теләде. 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев