Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

Табиблар «Чаллы-Бройлер» хезмәткәренең бер кулын саклап кала алган

«Чаллы-бройлер» ҖЧҖнең 27 яшьлек оператор-юучысы инде 2 атна Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә ята.

 

«Челнинские известия»гә хәбәр итүләренчә, реанимациядән соң, аны травматология бүлегенә күчергәннәр, анда ул кирәкле дәвалану курсы уза. Аның 1 кулы ампутацияләнгән. Икенчесен, бәхеткә, коткарып калуга ирешкәннәр.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига 19 мартта булды. Җитештерү эшләре вакытында предприятиенең яшь хезмәткәрен җиһаз китереп кыса, нәтиҗәдә, аның куллары һәм күкрәк читлеге җәрәхәтләнә, бу – аның сәламәтлегенә авыр зыян китерә.

«Чаллы Бройлер» ҖЧҖендә бәхетсезлек очрагы факты буенча РФ Җинаять кодексының 143 нче маддәсенең 1 нче өлешендәге «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» буенча җинаять эше кузгатылган.

Әгәр хезмәтне саклау таләпләрен бозу кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерсә, гаепле кешене 1 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев