Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чаллыда ялган белешмә ясаучы медицина хезмәткәрләрен тоткарлаганнар

Хастаханә хезмәткәрләре дәүләт хезмәтләре порталына коронавирустан вакцинация үтү турында ялган мәгълүматлар керткән.

Чаллы хастаханәләренең берсендәге ике хезмәткәр дәүләт хезмәтләре сайтына коронавирустан вакцинация үтү турында ялган мәгълүмат керткән.

Моның өчен алар 2 мең сум акча алган. Медицина хезмәткәрләреннән мондый «хезмәт» сатып алучылар вакцинация турында сертификатлы булган.

Бу фактны Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсенең Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе оперативниклары ачыклый.

Хәзерге вакытта полицейскийлар автокалада прививка турында ялган сертификат алган ике кешене тапкан. Әмма, тикшерү мәгълүматлары буенча, медицина хезмәткәрләренең бу хезмәтеннән файдаланучы гражданнар тагы да күбрәк.

Медиклар тоткарланган. Әлеге факт буенча «Компьютердагы мәгълүматны хокуксыз файдалану» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Чикләү чараларын сайлау турында мәсьәлә хәл ителә.

Чыганак: "Татар -информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев