Актаныш

Чикләү чарасы – өй аресты

2009 елның 27 декабрь көнне чыккан 377 санлы Федераль Закон буенча, Россия Федерациясе җинаять кодексына үзгәртмәләр кертелде. Шуның нигезендә, беренче тапкыр яңа чикләү чарасы буларак, өй аресты (домашний арест) дигән чара гамәлгә керде. Әлеге чара хакында тулырак аңлатуын үтенеп, җәза үтәтү инспекциясенең өлкән инспекторы, майор Розалия Имамразыевага мөрәҗәгать иттек. -...

2009 елның 27 декабрь көнне чыккан 377 санлы Федераль Закон буенча, Россия Федерациясе җинаять кодексына үзгәртмәләр кертелде. Шуның нигезендә, беренче тапкыр яңа чикләү чарасы буларак, өй аресты (домашний арест) дигән чара гамәлгә керде. Әлеге чара хакында тулырак аңлатуын үтенеп, җәза үтәтү инспекциясенең өлкән инспекторы, майор Розалия Имамразыевага мөрәҗәгать иттек.
- Белгәнегезчә, әгәр кеше җинаять эшләп, аның эшен тикшерү вакытында гаепләнүчегә карата чикләү чарасы кулланыла. Ул тикшерүче рөхсәтеннән башка яшәгән районыннан чыгып китмәскә тиеш була. Икенче чикләү төренә сак астына алыну керә. Бу алым, әгәр гаепләнүче алдан да берничә тапкыр хөкем ителгән булса, яисә аның кая да булса качып китү ихтималы булганда кулланыла. Һәм инде менә яңа чикләү чарасы буларак, өй аресты килеп керде. Өй аресты дигән чикләү чарасы 2011 елның 7 декабрендә чыккан 420 санлы Федераль Законга нигезләнеп үтәтелә.
- Безнең районда әлеге чикләү чарасы кулланыламы?
- 2014 елның 11 ноябреннән өй аресты дигән чикләү чарасын куллана башладык.
- Әлеге өй аресты чарасын да җәза үтәтү инспекциясе күзәтүдә тотамы һәм ул ниләрдән гыйбарәт?
- Әйе, әлеге чикләү чарасы кулланылган гражданны без күзәтүдә тотабыз. Көн аралаш аның яшәгән өенә барып тикшерәбез, профилактик әңгәмә үткәреп, аңлатмасын алабыз, телефон аша тикшереп торабыз, һәм иң мөһиме - аңа электрон браслет кулланабыз. Дөресрәге, аягына электрон браслет кидереп, аның өйдән чыгып киткәнен, яисә башка төрле таләпләрне бозу очрагы булса, шуның аша күзәтә алабыз. Чөнки электрон браслет аша безнең компьютерга сигнал килә. Шуның нәтиҗәсендә без тиешле чара күрә алабыз.
- Розалия Фикусовна, өй аресты чарасы кемнәргә кулланыла ала?
- Әгәр дә гаепләнүченең кылган җинаятенә ике елдан артык ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирердәй икән, аңа карата бу чара кулланыла ала.
- Әлеге чарага тартылган гаепләнүчегә нинди таләпләр куела?
- Өй аресты чарасы кулланылган гаепләнүче телефоннан, интернет, почта хезмәтеннән файдаланырга тиеш түгел. Әгәр төп эш урыны бар икән, ул анда да бара алмый. Искәрмә буларак, килеп чыккан билгеле бер хәлләргә нигезләнеп, ашыгыч медицина ярдәмен, полиция хезмәткәрләрен чакырта ала. Әлеге гаепләнүче бары тик әти-әнисе, өйләнгән булса, тормыш иптәше, тикшерүче (следователь), яклаучысы (адвокаты) белән генә сөйләшә ала. Башка кешеләр белән аралашу тыела.
- Әгәр тикшерүченең аннан сорау аласы булса...
- Бу очракта тикшерүче өч көн алдан җәза үтәтү инспекциясенә йөкләмә (поручение) кертә. Шуңа нигезләнеп, без гаепләнүчене тикшерү бүлегенә үзебез алып барырга, сорау алганнан соң кабат өенә кайтарып куярга тиеш булабыз.
- Өй аресты чарасы күпме вакытка бирелә?
- Өй аресты чарасы тикшерү төгәлләнеп, суд көне билгеле булганчыга тикле бара, ягъни ул бер айдан башлап, аннан артыграк була. Тикшерүче әлеге вакытны суд аша озынайта ала. Тикшерү процессы төгәлләнеп, суд барышында әлеге гаепләнүче җәзага тартылган көннән без аны өй аресты буенча исәптән төшерәбез.
Суд барышында судья гаепләнүчегә иректән мәхрүм итү җәзасы бирә икән, ул очракта төрмәдә, колония яки колония-поселениедә үтәчәк бер көне өй арестында булган вакытының ике көне исәбеннән чигерелә.
- Районда өй аресты чарасы кулланылучы ничә кеше исәптә тора?
- Бүгенге көндә әлеге чарага тартылучы бер кешебез исәптә тора. Исәптә тору дәвамында гаепләнүченең әлегә таләпләрне бозу очрагы ачыкланмады. Без аны яшәү адресы буенча тикшереп торабыз. Ул беркая да чыкмыйча, беркем белән дә аралашмыйча яши. Электән хөкем ителмәгән. Яшәү урыныннан уңай характерлана, тулы гаиләдә тәрбия алган, әти-әнисе белән яши. Өй аресты чарасы куллану вакыты беткәнче дә үзен яхшы тотар дип ышанасы килә. Өстәп шуны әйтәсе килә, нинди дә булса гамәл кылганчы, яхшылап уйлансагыз иде. Чөнки кылган җинаять беркайчан да җәзасыз калмый.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: